tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Бөтендөнья татар конгрессы җитәкчелеге Камил хәзрәт Сәмигуллин белән очрашты
Бөтендөнья татар конгрессы җитәкчелеге Камил хәзрәт Сәмигуллин белән очрашты

Бөтендөнья татар конгрессы җитәкчелеге Камил хәзрәт Сәмигуллин белән очрашты

Бүген, Рамазан аеның 4-нче көнендә (16-нчы апрельдә), Нәзарәткә Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров һәм Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесенең РФ төбәкләрендәге татар иҗтимагый берләшмәләре белән эшләү буенча урынбасары Марс Тукаев килде. Мөхтәрәм кунаклар җомга намазыннан соң Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин белән очрашты.

Данис Шакиров Татарстан Республикасы вице-премьеры, Бөтендөнья татар конгрессы Милли шура рәисе Васил Шәйхразыев исеменнән Камил хәзрәт Сәмигуллинны яңа срокка мөфти итеп сайлануы белән тәбрикләде, аңа шәрәфле кунакларга бирелә торган истәлекле бүләк – кул сәгате бүләк итте.

Алга таба очрашуда катнашучылар XI “Милли тормыш һәм дин” Бөтенроссия татар дин әһелләре форумына әзерлек буенча фикер алышты.

Данис Шакиров әлеге чараның якынча программасы белән таныштырды, оештыру мәсьәләләренә, эчтәлегенә тукталды. Эшлекле сөйләшүдә катнашучылар секция утырышларын алып бару тәртибенә, төп темаларга тукталды, чакырылачак спикерлар, дин белгечләре, экспертларны чакыру буенча фикер алышты.

Бөтендөнья татар конгрессы җитәкчелеге Татарстан мөселманнарының VIII Корылтаен югары дәрәҗәдә уздыруны билгеләп үтте, соңгы 4 еллыкта эш нәтиҗәләре тасвирланган, татар-мөселман гореф гадәтләренә нигезләнеп төзелгән “ӘМАНӘТ” күргәзмәсенә соклануларын белдерде: “Бик зур яңалыклар белән танышып кайттык. Халкыбызны дини һәм милли тәрбияләү өлкәсендә зур эш башкарасыз. Татар халкының сезнең кебек белемле, булдыклы, зирәк мөфтие барлыкка килүенә соклануыбызны белдерлек. Сезгә рәхмәт сүзеннән башка бер сүзебез дә юк”, – диде Данис Шакиров. Ул дин әһелләре форумын уздырганда нәзарәтнең зур тәҗрибәсе файдаланылачагын искәртте. Аерым алганда, рухи мирасны кайтару, Коръәннәр һәм дини китаплар нәшер итү һәм эшчәнлекнең башка юнәлешләрен дин әһелләре форумы делегатларына тәкъдим итү ышанычын белдерде.

dumrt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*