tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Актаныш районында “Әни балачагы” – республика акциясе үткәрелде
Актаныш районында “Әни балачагы” – республика акциясе үткәрелде

Актаныш районында “Әни балачагы” – республика акциясе үткәрелде

Актаныш районының белем бирү учреждениеләре бу акциягә актив кушылдылар.

Балаларны һәм ата-аналарны якынайту өчен шартлар тудыру, үсеп килүче буын арасында гаилә кыйммәтләрен, имин гаилә һәм гаилә кыйммәтләрен популярлаштыру, әти-әниләргә карата горурлык һәм хөрмәт тәрбияләү максатыннан, 2021 елның 1 мартыннан 1 апреленә кадәр ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы ярдәмендә республика ата-аналар Советы тарафыннан «Әни балачагы» акциясе үткәрелде.

Актаныш муниципаль районының белем бирү учреждениеләре бу акциягә актив кушылдылар. Бүген ДБББУ “Такталачык сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен интернат-мәктәбе”ндә акциягә йомгак ясалды. Актаныш районының ата-аналар советы рәисе Л.Ф. Шайхразиева актив укучыларга сертификатлар һәм татлы бүләкләр тапшырды.

aktanysh-rt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*