tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Төркиядә татар әдәбияты хакында җыенда Дәрдмәнд һәм Марсель Галиев янәшә телгә алынды
Төркиядә татар әдәбияты хакында җыенда Дәрдмәнд һәм Марсель Галиев янәшә телгә алынды

Төркиядә татар әдәбияты хакында җыенда Дәрдмәнд һәм Марсель Галиев янәшә телгә алынды

Төркиянең Инөнү университеты үткәргән фәнни конгресста татар әдәбиятына кагылышлы чыгышлар булды. Биредә Дәрдмәнд һәм Марсель Галиев иҗатлары яктыртылды, дип сөйләде шушы уку йорты галимәсе, филология фәннәре докторы Рамилә Яруллина-Йылдырым.

Халыкара Азия тикшеренүләре аспирантлар конгрессын Инөнү университетының Көньяк Азия тикшеренүләре һәм гамәлгә кую үзәге оештырган.

Җыенда Инөнү университеты аспирантлары Дәрья Бичәр Дәрдмәнд шигырьләрендәге сәнгати үзенчәлек хакында сөйләде; Әсранур Айдоган «Хәзерге чор татар әдәбияты вәкиле Фәүзия Бәйрәмованың „Күчүм хан“ романы» дигән теманы яктыртты; Фатма Җанполат Җанал Марсель Галиевнең «Җиһангир» поэмасында сүз сәнгатенең бәяләнүе турында чыгыш ясады.

Халыкара аспирантлар конгрессында Казан федераль университеты Халыкара мөнәсәбәтләр институты докторантура студенты Энҗе Садыйкова да катнашты. Ул төрки мәдәнияттә «Ватан» сүзенең үзенчәлекләре хакында доклад укыды.

Азия төбәген тикшерүче халыкара аспирантлар конгрессы онлайн форматта ике көн дәвам итте. Анда 11 секция эшләде. Аларның берсен милләттәшебез, Инөнү университеты Чордаш төрки телләр һәм әдәбиятлары кафедрасы җитәкчесе Рамилә Яруллина-Йылдырым җитәкләде.

Рушания Алтай

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*