tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Бөтендөнья татар конгрессында коммерцияле булмаган оешмаларның роле турында сөйләштеләр
Бөтендөнья татар конгрессында коммерцияле булмаган оешмаларның роле турында сөйләштеләр

Бөтендөнья татар конгрессында коммерцияле булмаган оешмаларның роле турында сөйләштеләр

Бүген, 16 ноябрь, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетында “Бөтендөнья татар конгрессы мисалында коммерцияле булмаган оешмаларның җәмәгать үсешендәге роле” дигән темага түгәрәк өстәл узды. Түгәрәк өстәл модераторлары Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров һәм ТРсы Фәннәр академиясенең ислами тикшеренү үзәге директоры Ринат Патеев иде.

Данис Шакиров түгәрәк өстәлдә катнашучыларны Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шурасы рәисе Васил Шәйхразыев исемннән сәламләде һәм Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетының чит илләрдә яшәүче ватандашлар белән хезмәттәшлеге турында сөйләде.

-Чит ил ватандашлары белән эшне Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетының якын һәм ерак чит илләрдәге татар иҗтимагый оешмалары белән эшләү бүлеге башкара. Бүген Бөтендөнья татар конгрессы татар халкының заманча тормышын халыкара координацияли һәм 510 оешманы берләштерә: якын һәм ерак 45 чит илләрдә – 147, Россия Федерациясенең 76 төбәгендә – 178 һәм Татарстан Республикасында 45 оешма. Бөтендөнья татар конгрессының Башкарма комитеты әлеге оешмалар белән үзара хезмәттәшлек буенча даими һәм планлы эш алып бара. Устав документларында күрсәтелгән БТКның төп бурычы – тарихи ватанның уңай максатлары һәм иҗади бурычлары тирәсендә татар милләтен туплау һәм берләштерү, – диде ул һәм Бөтендөнья татар конгрессының гамәлдәге проектлары турында сөйләде.

Чарада шулай ук Россиянең геосәяси мәнфәгатьләрен формалаштыруда татар җәмгыятенең роле турында; «Ватан» («Родина»)  татар җәмгыятенеңгамәлгә куелуы һәм аның 90нчы елларда чит илләрдәге ватандашлар белән элемтәләре турында; Казахстан Республикасында яшәүче ватандашларның Татарстан Республикасы белән хезмәттәшлеге турында; Татарстан Республикасы Фәннәр Академиясенең Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институтында татар диаспорасын өйрәнү турында; халыкара проектлар турында докладлар яңгырады.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*