tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Җиңү белән кайтып керегез сез, тезелеп…
Җиңү белән кайтып керегез сез, тезелеп…

Җиңү белән кайтып керегез сез, тезелеп…

Денис авылы халкы элек-электән бердәм булуы белән аерылып торды. Чыннан да, бердәм ул. Ифтар, мәүлид, төрле мәдәни чаралар оештырганда да, хәтта читтә яшәүче авылдашларыбыз да һәр башлангычны хуплый, кирәк булса тиз генә кайтып та җитә, кайта алмаганнары матди ярдәм күрсәтергә ашыга.

Денис авылында олы йөрәкле, киң күңелле кешеләр яши. Махсус хәрби операциядә катнашучы егетләребезгә ярдәм итүгә багышланган чаралар уздыру бездә дә дәвам итә. Бу юлы токмач кисү өмәсе оештырырга булдык.

Әлеге изге эшне «көмеш волонтерлар» җитәкчесе, татар милли ризыклары остасы Тәнзилә Мостафина башлап җибәрде, уңган авыл хуҗабикәләре күтәреп алды. Бер атна дәвамында, мәдәният йортына җыелып, бердәм кушылып, егетләребезгә токмач кистеләр. Өйдән әзерләп килүчеләр дә күп булды.

Уңган хуҗабикәләр, күтәренке кәеф белән, догалар, моңлы җырлар астында көйли-көйли камыр басып, токмач кистеләр. Аларның күңел җылысы, изге теләкләре белән әзерләнгән ризыклар һәм кайнар сәламнәре, безне яклаган һәм саклаган ир-егетләребезгә барып җитеп, аларны шатландырыр, дип өметләнәбез. Иң мөһиме: «Җиңү белән кайтып керегез сез, тезелеп», — дип теләкләр юлланды.

Авылыбызның миһербан-шәфкатьле ханымнары көче белән хайран гына күләмдә ризык әзерләнде. Барлыгы 600 авыл йомыркасыннан әзерләнгән токмач булды! Ә сугыш уты йөрәкләренә сеңгән әбиләребез өйләрендә догаларын укып, изге теләкләре белән аларга көч өстәп торды.

Хөрмәтле апалар, ханымнар!!! Сезгә олы рәхмәтебезне җиткерәбез! Ару-талу белмәс аяк-кулларыгыз сызлаусыз булсын, гаиләләрегез, үзегез сәламәт булып, имин тормышта яшәргә язсын.

Шушы матур дөньяларыбыз тынычлансын иде, һәрбер киткән егетләребез сау-сәламәт әйләнеп кайтсалар иде, дигән теләктә калабыз!

Чыганак: samtatnews.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*