tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Чиләбедә татар яшьләре шигъри кичәләр оештыра башлаган
Чиләбедә татар яшьләре шигъри кичәләр оештыра башлаган

Чиләбедә татар яшьләре шигъри кичәләр оештыра башлаган

Чиләбенең әдәбият сөюче татар яшьләре Казан шагыйрьләре үрнәгендә шигъри кичәләр оештыра башлаганнар.

«Чиләбедә 8 ноябрьдә «Шигырь вә каһвә» дигән татар шигърияте кичәсе үткәрдек. Чара фәкать татар телендә барды. Әдәбият сөюче татар яшьләрен җыю идеясен Казаннан алып кайттым. Исегездә булса, былтыр Булат Ибраһимов яшь шагыйрьләрне каһвәханәгә җыя башлаган иде. Анда катнашкач, бу эшне үзебездә дә булдырып карыйсым килде», – диде шагыйрә, автор-башкаручы Оксана Ильюп «Татар-информ» хәбәрчесенә.

Оксана Ильюп сүзләренчә, 10-15 кеше килер, дип планлаштырылган чарага татар шигъриятен сөючеләр ике тапкырга күбрәк җыелган. Яшьләр Муса Җәлил, Габдеррәхим Утыз Имәни, Әхмәт Рафиков, Булат Ибраһимов, Йолдыз Миңнуллина шигырьләрен укыган. Чиләбе шагыйрьләре Оксана Ильюп, Артур Мөхәммәди үз иҗатлары белән таныштырган. Чиләбе татар халык театры җитәкчесе Эльдар Гыйбадуллин татар җырлары башкарган. Кичәне гитара кыллары моңы да бизәгән.

«Чарага әзерләнгәндә, татарча иҗат итүче ике егеткә – Артур Мөхәммәди белән Равил Салихҗанга тап булдым. Икесе дә кичәгә килде. Артур Мөхәммәди үз иҗаты белән таныштырды, ә Равил Салихҗан киләсе очрашуда чыгыш ясарга вәгъдә бирде. Шулай итеп, без Чиләбедә яңа исемнәр дә таптык», – диде Оксана Ильюп.

Чиләбедә узган әдәби чарага Свердловск өлкәсенең татар активисты Илдар Хәбибуллин да килгән. Ул 15 еллар элек Екатеринбургта татар яшьләренең иҗтимагый хәрәкәтен башлап җибәргән иде. «Илдар илһамланып кайтып китте. Үзләрендә дә мондый кичә оештырырга теләвен әйтте», – диде Оксана Ильюп.

Оксана Ильюп киләчәктә шигъри кичәләрне татар халык әкиятләре, мөнәҗәтләр, риваятьләр белән баетырга тели. Ул Чиләбе өлкәсенең татар авылларыннан яшь шагыйрьләр, язучылар эзләргә дә хыяллана.

Чыганак: tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*