tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Бөтендөнья татар конгрессында “Пушкин картасы” программасы мөмкинлекләре хакында фикер алыштылар
Бөтендөнья татар конгрессында “Пушкин картасы” программасы мөмкинлекләре хакында фикер алыштылар

Бөтендөнья татар конгрессында “Пушкин картасы” программасы мөмкинлекләре хакында фикер алыштылар

Бүген Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетында zoom платформасында онлайн-очрашу узды. Фикер алышуның темасы – яшьләр арасында милли-мәдәни чараларны популярлаштыруга юнәлдерелгән “Пушкин картасы” программасы.

Биредә Татарстан Республикасы мәдәният министры Ирада Әюпова, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров һәм Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисе урынбасары Айрат Фәйзрахманов катнаштылар. Шулай ук очрашуга онлайн режимда Россия төбәкләреннән татар иҗтимагый оешмалары җитәкчеләре, мәдәният учреждениеләре җитәкчеләре (театрлар, музейлар) һ. б. да кушылды.

Ирада Әюпова утырышны ачып җибәрде һәм “Пушкин картасы” проекты мәдәни чаралар белән кызыксынучыларга зур мөмкинлекләр ача, дип билгеләп үтте.

Данис Шакиров очрашуда катнашучыларны Татарстан Республикасы Премьер – министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев исеменнән сәламләде.

-Безнең алда мөһим бурыч тора: татар җәмәгатьчелеген “Пушкин картасы” проекты белән таныштыру һәм әлеге программаның нәтиҗәле эшен тәэмин итү, – дип билгеләп үтте ул.

Очрашу кысаларында Казан шәһәренең мәдәни оешмалары җитәкчеләре “Габдулла Тукай дәүләт әдәби-мемориаль музей комплексы” эшчәнлеге, Габдулла Тукай әдәби музее, “Татар китабы йорты” һәм шәһәр театрлары турында сөйләделәр.

Шулай ук БТК Башкарма комитеты җитәкчесе 15 октябрьдән Бөтенроссия халык санын алу башлануын билгеләп үтте. Ул әлеге акциядә катнашуның мөһимлеген ассызыклады.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*