tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Бөтендөнья татар конгрессында татар эшмәкәрләре очрашуы узды
Бөтендөнья татар конгрессында татар эшмәкәрләре очрашуы узды

Бөтендөнья татар конгрессында татар эшмәкәрләре очрашуы узды

Бүген Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетында онлайн форматта очрашу узды. Чара татар эшкуарларын һәм бизнес җәмәгатьчелеген берләштерде. Биредә бизнес алдында торган актуаль проблемалар турында фикер алыштылар. Чараның модераторлары Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары, Аппарат җитәкчесе Фәрһад Латыйпов һәм Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисенең икътисад мәсьәләләре буенча киңәшчесе Айдар Абдрахманов булды.

Фәрһад Латыйпов БТК эшчәнлеге һәм алдагы планнар турында сөйләде. Шулай ук ул 30 июльдән 2 августка кадәр Казанда узган Бөтендөнья татар конгрессының VIII съездын үткәрү турында мәгълүмат китерде.

Биредә Саха (Якутия) Республикасының Татарстан Республикасындагы вәкиле Рамил Закиров Татарстанда Якутиянең туристик этнокомплексы төзелеше турында мәгълүмат белән уртаклашты. Очрашу башка докладчыларның чыгышлары белән дәвам итте: «Подрядчик» төзелеш компаниясе генераль директоры Алексей Чудаков тизләтелгән төзелеш турында презентация тәкъдим итте, «Авеню Риэлт» компаниясе (Калининград шәһәре) башкарма директоры Екатерина Хмарук Калининград өлкәсендә төзелеш проектлары турында сөйләде. Очрашуда шулай ук «Нитеос» компаниясе белгече Алинә Урамова да чыгыш ясады: ул светодиод яктырткычларны эшләү һәм җитештерү турында мәгълүмат бирде.

Бөтендөнья конгрессы күп еллар дәвамында татар эшкуарларын берләштерә торган мәйданчык булып тора. Ел саен үткәрелә торган Бөтенроссия  татар  авыллары  эшмәкәрләре  җыены – моңа ачык мисал.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*