tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Кукмарада Төркиядә яшәүче рәссам Мәхмүт Исмәгыйлевның күргәзмәсе ачылды
Кукмарада Төркиядә яшәүче рәссам Мәхмүт Исмәгыйлевның күргәзмәсе ачылды

Кукмарада Төркиядә яшәүче рәссам Мәхмүт Исмәгыйлевның күргәзмәсе ачылды

«1991 елда яңадан тудым дисәң дә була – операцияләр кичердем. Шуннан соң рәссам һөнәрен искә төшерергә туры килде», – диде ул.

Кукмараның Мәдәният йортында «Бишенче Мәчкәрә укулары» төбәкара конференциясендә Төркиядә яшәүче рәссам, Татарстан Рәссамнар берлеге әгъзасы Мәхмүт Исмәгыйлевның күргәзмәсе ачылды.

«Хәзерге вакытта Төркиядә яшим, туган ягым Кукмара районына кайтып йөрим. Мин күптәннән пенсиядә, Төркиядә оныкларым бар, аларны карашам. Истанбул, Искешәһәр, Акязы шәһәрләрендә үземне Татарстан рәссамы буларак тәкъдим итәм, төрле күргәзмәләрдә катнашам. Бер картинаны бер-ике көндә яки бер ай эчендә ясыйм. Картина ясау сәламәтлек, илһам һәм кәефтән тора», – диде ул «Татар-информ» хәбәрчесенә.

Күргәзмәдә шәмаил, пейзаж, натюрморт рәсемнәре урын алган. «Фәлсәфи картиналар да ясыйм. Төрле техника кулланам. Балачакта рәсемнәрне карандашлар белән төшерергә ярата идем. Техника өлкәсендә КамАЗда эшләдем, 1991 елда яңадан тудым дисәң дә була – операцияләр кичердем. Шуннан соң рәссам һөнәрен искә төшерергә туры килде. Рәсемнәр ясый башладым. Иҗат даруларга караганда да көчлерәк, уңайлырак тәэсир итте», – ди ул.

Мәхмүт Исмәгыйлев рәсемнәрне карап та, күз алдына китереп тә ясавын әйтте. «Кайвакыт күзне йомгач, картина үзеннән-үзе күз алдына килеп баса. Аннан соң, фантазияне эшкә җигеп, картина туа», – диде ул.

«Татарстан Рәссамнар берлегенең элекке рәисе Зөфәр Гыймаевның үзешчән рәссамнар арасында аерылып торасың, дип бәяләгән иде. Кукмарада аерым, Төркиядә аерым иҗат итәм, чөнки картиналарны ташып йөрү мөмкин түгел. Төркиядә исә Татарстанны танытырга тырышам. Алга таба да иҗат итәргә хыялланам, ниятем – Чаллы һәм Кукмарада шәхси күргәзмәләремне ачу», – диде рәссам.

  • Күргәзмә «Бишенче Мәчкәрә укулары» конференциясе кысаларында эшли.

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*