tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Бөтендөнья татар конгрессында төбәк тарихын өйрәнүгә багышланган конференция узды
Бөтендөнья татар конгрессында төбәк тарихын өйрәнүгә багышланган конференция узды

Бөтендөнья татар конгрессында төбәк тарихын өйрәнүгә багышланган конференция узды

Бүген Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетында «Татар төбәк тарихын өйрәнү: 2021 елда Татарстан һәм Россия Федерациясендә татарлар күпләп яшәгән төбәкләрнең төбәк тарихын өйрәнү структуралары эшчәнлеге нәтиҗәләре һәм 2022 елга планнары» дигән конференция узды.

Идел буе Болгар дәүләтендә ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулуга, Бөтендөнья татар конгрессының 30 еллыгына һәм Россиядә Халык сәнгате һәм Россия халыкларының матди булмаган мәдәни мирасы елы әзерлек кысаларында үткәрелә торган түгәрәк өстәл оффлайн һәм онлайн форматта узды.

Очраушда танылган галимнәр, туган якны өйрәнүчеләр һәм җәмәгать эшлеклеләре – татар туган якны өйрәнү оешмалары активистлары, татар туган якны өйрәнүчеләр форумнарында катнашучылар һәм Татарстан шәһәрләре һәм районнарыннан, РФ төбәкләреннән килгән, туган якны өйрәнүгә багышланган басмаларының авторлары катнашты.

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев һәм БТК Башкарма комитеты җитәкчелеге исеменнән БТК Татар туган якны өйрәнүчеләр белән эшләү комитеты җитәкчесе, Татарстан Республикасы Туган якны өйрәнүчеләр җәмгыяте рәисе, профессор Альберт Борханов сәламләде.

– Бүгенге конференциянең максаты-2021 елга Татарстан районнары һәм шәһәрләренең, Россиядә татарлар күпләп яши торган төбәкләрнең туган якны өйрәнү структуралары эшчәнлегенә йомгак ясау. Шулай ук безнең өчен 2022 елда Идел буе Болгар дәүләтендә ислам динен кабул итүгә 1100 тулу һәм БТКның 30 еллыгы кысаларында эш планы буенча фикер алышу мөһим, – дип билгеләп үтте ул.

 

Конференциядә 2021 елда үткәрелгән «Авыл җирлегендәге иң яхшы туган якны өйрәнү музее» дигән Беренче Бөтенроссия конкурсына йомгак ясалды. Конкурста җиңүчеләргә һәм призерларга бүләкләр һәм дипломнар тапшырылды. Шулай ук туган якны өйрәнү хәрәкәте активистларын Бөтендөнья татар конгрессы бүләкләре, Татар туган якны өйрәнүчеләр җәмгыятенең һәм «Россиянең татар авыллары» бөтенроссия иҗтимагый оешмасының Рәхмәт хатлары белән бүләкләделәр.

Түгәрәк өстәлдә катнашучыларга сәламләү сүзе белән тарих фәннәре докторы, Казан федераль университеты профессоры, Татарстан Республикасы Фәннәр Академиясе академигы, РФ һәм ТР атказанган фән эшлеклесе, Фән һәм техника өлкәсендә ТР Дәүләт премиясе лауреаты, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетының беренче рәисе Индус Таһиров мөрәҗәгать итте.

-Мондый очрашулар бик кирәк, аралашу безнең өчен мөһим. Сез – үз тормышыгызны туган якны өйрәнүгә багышлаган кешеләр. Сезнең ярдәм белән халык үз тарихын белә һәм аның белән горурлана, – дип ассызыклады ул.

 

 

Конференция эше Бөтендөнья татар конгрессы каршындагы Татарстан, Башкортстан, Марий Эл, Ульяновск, Пенза, Свердловск, Омск, Чиләбе, Кемерово өлкәләре, Алтай крае һәм башка төбәкләрнең туган якны өйрәнү структуралары җитәкчеләренең онлайн һәм оффлайн форматтагы чыгышлары белән дәвам итте.

Чараны Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты, БТК Башкарма комитетының Татар туган якны өйрәнүчеләр белән эшләү комитеты, «Россиянең татар авыллары» бөтенроссия иҗтимагый оешмасы, Татарстан, Башкортстан һәм Марий-Эл Республикасының туган якны өйрәнүчеләр җәмгыяте оештырды

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*