tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Бөтендөнья татар конгрессында “Җәлил укулары” бәйгесенең жюри әгъзаларын бүләкләделәр
Бөтендөнья татар конгрессында “Җәлил укулары” бәйгесенең жюри әгъзаларын бүләкләделәр

Бөтендөнья татар конгрессында “Җәлил укулары” бәйгесенең жюри әгъзаларын бүләкләделәр

Бүген Бөтендөнья татар конгрессында Татарстан Республикасы Мәдәният, Мәгариф һәм фән министрлыклары белән берлектә оештырылган III Халыкара “Җәлил укулары” әдәби бәйгесенә нәтиҗәләр ясау максатыннан очрашу узды. Чараның мәртәбәле жюри әгъзаларын Милли Шура рәисе В.Г. Шәйхразыев тарафыннан имзаланган Рәхмәт хатлары белән Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илгиз Халиков бүләкләде.

Кызганычка каршы очрашуда бәйгенең барлык жюри әгъзалары да катнаша алмады.

Исегезгә төшерәбез, феврвль аенда III Халыкара “Җәлил укулары” әдәби бәйгесенең финалы узды. Чарада барлыгы 40 мең катнашучы үз көчен сынап карады.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*