tatruen
Баш бит / Яңалыклар / ВИДЕО: “Татар кызы-2021” республика конкурсына багышланган матбугат конференциясе узды

ВИДЕО: “Татар кызы-2021” республика конкурсына багышланган матбугат конференциясе узды

Бөтендөнья Татар конгрессында “Татар кызы-2021” республика конкурсына багышланган матбугат конференциясе узды.

Конкурсны оештыручылар билгеләп үткәнчә, зона турларында 200дән артык кыз катнашкан, шуларның уникесе финалга сайлап алынган. Финал туры 6 мартта үтә. Финалда катнашучылар өчен Казанда бер айлык тәҗрибә курслары оештырылган. Кызлар татарлар тарихы, милли костюмнар, гореф-гадәтләр, йолалар турында белгечләрнең чыгышларын тыңлаганнар. Үзләренең нәсел шәҗәрәләрен өйрәнгәннәр. Җыр, хореография, аш-су әзерләү, калфак чигү буенча осталык дәресләрендә, милли темаларга интерактив уеннарда катнашканнар.

trt-tv.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*