tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Рөстәм Миңнеханов Бурятия татарлары белән очрашты
Рөстәм Миңнеханов Бурятия татарлары белән очрашты

Рөстәм Миңнеханов Бурятия татарлары белән очрашты

Бүген Бурятия Республикасына эш сәфәре кысаларында Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнеханов Бурятия Республикасы Төбәк татар милли-мәдәни автономиясе әгъзалары белән очрашты.

Түгәрәк өстәл эшендә Бурятия Республикасы Башлыгы А.С. Цыденов та катнашты.

Очрашуның модераторы – Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Д.Ф.Шакиров – милләттәшләрне сәламләп, сүзне Бурятия Республикасы Төбәк татар милли-мәдәни автономиясе рәисе С.Р. Баталовага бирде. Биредә ул Бурятия татарларының брендлары һәм социаль инновацияләре турында презентация ясады.

Әңгәмә барышында татарларның милли-мәдәни мирасын татар халык биюләре аша халыкка җиткерү кебек мәсьәлә дә каралды. Бу хакта «Байкал-Идел» бию мәктәбе җитәкчесе Т.Ш. Вәлиева сөйләде.

Рөстәм Нургали улы милләттәшләребезгә татар халкының гореф-гадәтләрен, бигрәк тә татар телен саклап калулары өчен олы рәхмәтен белдерде.

Чара ахырында Бурятия Республикасы Төбәк татар милли-мәдәни автономия әгъзаларын Татарстан Республикасы Президентының Рәхмәт хаты белән бүләкләү тантанасы узды. Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Нургали улы Миңнехановның Рәхмәт сүзе Татар халкының рухи-әхлакый һәм мәдәни традицияләрен саклап калуга һәм үстерүгә өлеш кертүе өчен Бурятия Республикасы Төбәк татар милли-мәдәни автономиясе әгъзасы Р.К. Гариповага, Бурятия Республикасы татарларының Региональ милли-мәдәни автономиясе әгъзасына Ф.Ә. Гәрәевага тапшырылды.

Илүзә Әбелханова

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*