tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Бөтендөнья татар конгрессының VIII Съездын үткәрү программасы
Бөтендөнья татар конгрессының VIII Съездын үткәрү программасы

Бөтендөнья татар конгрессының VIII Съездын үткәрү программасы

30 июль (шимбә)

 

14.00-18.00 Делегатларны һәм кунакларны каршы алу, теркәү (кунакханәләрдә), кунакханәләргә урнаштыру
16.00-18.00 Кичке аш (тору урыннарында)
18.00-21.00 «Печән базары» заманча татар дизайны һәм татар шәһәр мәдәнияте фестивале (Кабан күле яр буе, Иске татар бистәсе, Ш. Мәрҗани урамы)
21.00-21.30 Тору урыннарына кайту

 

31 июль (якшәмбе)

 

07.00-08.00 Иртәнге аш (тору урыннарында)
08.00-11.00 Изге Болгар тарихи-архитектура музей-тыюлыгына бару

(Болгар шәһәре)

11.30-12.00 Изге Болгар җирлегендә Бөтендөнья татар конгрессының VIII Съезды делегатларын сәламләү

(Ислам динен кабул итүнең истәлек тамгасы)

12.00-12.30 Өйлә намазы
12.30-14.00 Төшке аш
14.00-17.00 Съезд делегатлары һәм кунаклары өчен Изге Болгар тарихи-архитектура музей-тыюлыгы буенча экскурсия
17.00-20.00 Казанга кайту
20.00-21.00 Кичке аш (Оренбург тракты ур., 5/4 – «Туган авылым» рестораны хезмәт күрсәтә)
21.00 Тору урыннарына кайту

 

1 август (дүшәмбе)

 

07.00-08.00 Иртәнге аш (тору урыннарында)
08.00-08.30 «Казан Экспо»Халыкара күргәзмә үзәгенә бару (Күргәзмә ур., 1)
08.30-09.30 «ТАССРның 100-еллыгы әләме белән истәлек фотосы» акциясе («Казан Экспо»Халыкара күргәзмә үзәге, Күргәзмә ур., 1)
08.30-18.00 Бөтендөнья татар конгрессының 30 еллык тарихына багышланган күргәзмә эше

(«Казан Экспо» Халыкара күргәзмә үзәге, Күргәзмә ур., 1)

09.00-10.00 Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура утырышы («Казан Экспо» Халыкара күргәзмә үзәге, Күргәзмә ур., 1)
10.00-13.00 Дискуссия мәйданчыклары эше:

1.                 Идел Болгарстанында Ислам динен кабул итүгә 1100 ел. Татар дөньясы һәм Ислам дине.

2.                 Милли мирас. Татар мәдәнияте: бүгенгесе һәм киләчәге.

3.                 Милли үзаңны тәрбияләүдә шәҗәрәнең әһәмияте. Гаиләнең, балалар бакчасы һәм мәгариф системасының роле.

4.                 Татар эшмәкәрлеге һәм иганәчелек.

5.                 Тарихи шәхесләр һәм хәзерге заман татар дәүләт эшлеклеләре: милли горурлык тәрбияләү мәсьәләләре.

6.                 Татар төбәк тарихын һәм татар тарихи-мәдәни мирасын өйрәнү мәсьәләләре.

7.                 Татар мәгълүмат кыры: алда торган бурычлар.

13.00-14.00 Төшке аш

(«Казан Экспо» Халыкара күргәзмә үзәге, Күргәзмә ур., 1)

14.00-16.00 Съездның I утырышы

(«Казан Экспо» Халыкара күргәзмә үзәге,

И. Шакиров исемендәге концертлар залы, Күргәзмә ур., 1)

16.30-18.30 Татар халкының сәнгать осталары концерты

(«Казан Экспо» Халыкара күргәзмә үзәге, И. Шакиров исемендәге концертлар залы, Күргәзмә ур., 1)

18.30-19.30 Кичке ашка бару (Оренбург тракты ур., 5/4)
19.30-20.30 Кичке аш
20.30 Тору урыннарына кайту

 

2 август (сишәмбе)

 

07.00-08.00 Иртәнге аш (тору урыннарында)
08.00-09.00 «Казан Экспо»Халыкара күргәзмә үзәгенә бару

(Күргәзмә ур., 1)

10.00-13.00 Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнеханов катнашында Съездның пленар утырышы

(«Казан Экспо» Халыкара күргәзмә үзәге, И. Шакиров исемендәге концертлар залы, Күргәзмә ур., 1)

13.20-14.00 Эшлекле төшке аш форматында Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шурасының яңа составта беренче утырышы

(Милли Шура әгъзалары өчен; «Казан Экспо» Халыкара күргәзмә үзәге, Күргәзмә ур., 1)

13.00-14.00 Төшке ашка бару (Оренбург тракты ур., 5/4)
14.00-15.00 Тантаналы төшке аш (Оренбург тракты ур., 5/4 
15.00 Съезд делегатлары һәм кунакларының китүе

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*