tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Бөтендөнья татар конгрессының VIII съездына иң зур делегация Башкортстаннан килгән
Бөтендөнья татар конгрессының VIII съездына иң зур делегация Башкортстаннан килгән

Бөтендөнья татар конгрессының VIII съездына иң зур делегация Башкортстаннан килгән

Съездга квота нигезендә Татарстаннан 113 делегат, Россия Федерация төбәкләреннән 706 делегат, чит илләрдән 176 делегат сайланган.

Бөтендөнья татар конгрессының VIII съездына иң зур делегация Башкортстан Республикасыннан килгән. 995 делегатның 136сы Башкортстаннан, 113е Татарстаннан.

«Бүлеп бирелгән квота нигезендә Татарстаннан 113 делегат, Россия Федерация төбәкләреннән 706 делегат, чит илләрдән 176 делегат сайланды. Барлыгы 995 кеше. Бугенге пленар утырышта 943 делегат катнаша. Съездда Татарстанның барлык район һәм шәһәрләреннән тыш, Россиянең 77 төбәгеннән, 35 чит илдән делегатлар һәм шәрәфле кунаклар килде. Конресс съездында беренче тапкыр Перудан, Россиянең Хакасия республикасы һәм Новгород өлкәсеннән вәкилләр катнаша. Иң зур делегация Башкорстаннан – 136 делегат», – диде Чувашия Республикасы татарларының милли-мәдәни берләшмәсе рәисе Марат Айзатуллов.

Чит илләрдән иң зур делегация Казахстаннан – 27 кеше.

Съезд делегатларынын 44 проценты хатын-кызлар, 56 проценты ир-атлар, 89 проценты югары белемле, 11 проценты урта һәм махсус урта белемле. Делегатлар арасында биш Россия Герое, җиде Олимпия чемпионы, 105 фән кандидатлары һәм 65 фән докторы, 44 профессор, атказанган исемгә лаек булган магариф хезмәткәрләре, сәнгать эшлеклеләре, матбугать һәм массакүләм мәгълумат чаралары хезмәткәрләре, табиблар авыл хуҗалыгы хезмәткәрләре, халык язучылары һәм башка тармакларның вәкиләре бар.

Делегатларны уртача яше 49 яшь. Иң өлкән делегат – Кыргызстан республикасыннан 88 яшьлек Сәйдәшев Шәйхи Лерон улы. Иң яшь делегат – Донецк халык республикасыннан килгән 18 яшьлек Брагин Данил.

VIII съезд делегатлары төбәкләрдәге татар иҗтимагый оешмалары вәкилләренең гомуми җыелышында 29 апрельгә кадәр сайланган.

https://tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*