tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Ульяновск татарлары Бөтендөнья татар конгрессының Бюросын яңадан оештыруны сорый
Ульяновск татарлары Бөтендөнья татар конгрессының Бюросын яңадан оештыруны сорый

Ульяновск татарлары Бөтендөнья татар конгрессының Бюросын яңадан оештыруны сорый

«Казан Экспо» халыкара күргәзмә үзәгендә Милли шура утырышы барышында Ульяновск милли-мәдәни автономиясе рәисе Рәмис Сафин Бөтендөнья татар конгрессының Бюросын яңадан булдыруны сорады.

«Биш ел элек Бөтендөнья татар конгрессының ай саен җыела торган бюросы бар иде. Хәзер дә даими рәвештә җыела торган эчке орган кирәк. Аны яңартып буламы?» – дип мөрәҗәгать итте ул Милли шура рәисе Васил Шәйхразыевка.

Фото: © Салават Камалетдинов

«Аны эшләп була, устав нигезендә каршылык юк. Милли шураның 75 әгъзасына бүгенге төп юнәлешләр нигезендә комитетлар ясарга тәкъдим итәрбез. Милли шура әгъзалары комитетларга беркетелер. Комитетның рәисе сайланачак. Рәисләр нигезендә бюро яки президиум ясалыр. Һәр комитетка эксперт төркемнәр булдыру мөмкинлеге бирелер», – дип аңлатты Милли шура рәисе.

Ул бу эштә хезмәт хакы каралмавын да искәртте. «Бу –  иҗтимагый эш, әмма безгә бик ярдәм итә», – диде.

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*