tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Илгиз Халиков милли-мәдәни мираска багышланган дискуссион мәйданчык эше хакында сөйләде
Илгиз Халиков милли-мәдәни мираска багышланган дискуссион мәйданчык  эше хакында сөйләде

Илгиз Халиков милли-мәдәни мираска багышланган дискуссион мәйданчык эше хакында сөйләде

Бөтендөнья татар конгрессының VIII съездының I утырышында Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илгиз Халиков “Татар халкының милли-мәдәни мирасы: бүгенгесе һәм киләчәге” дискуссион мәйданчыгы эше хакында сөйләде.

-Дискуссион мәйданчык эшендә 200дән артык кеше катнашты. Биредә телебезне саклау, вакытлы матбугат, үзешчән театрлар, төбәкләрдәге иҗтимагый оешмаларның эшчәнлеге хакында тирән фикерләр әйтелде һәм тәкъдимнәр кертелде. Алар арасында чит төбәкләрдәге татар күренекле шәхесләренең каберләрен барлау һәм аларны төзекләндерү программасын булдыру, истәлек такталары урнаштыру. Театр юнәлешендә исә үзешчән коллективлар өчен семинарлар оештыру мәсьәләсе күтәрелде, – дип сөйләде Илгиз Халиков.

Бөтендөнья татар конгрессының VIII съездының I утырышы кысаларында дискуссион мәйданчыклар эшенә нәтиҗәләр ясала.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*