tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Бөтенроссия халык санын алу буенча кайнар линия эшли башлады
Бөтенроссия халык санын алу буенча кайнар линия эшли башлады

Бөтенроссия халык санын алу буенча кайнар линия эшли башлады

Бөтенроссия халык санын алу буенча кайнар линия эшли башлады. Сорауларга алдан махсус әзерлек узган 170тән артык контакт-үзәк операторы җавап бирә.

Шалтыратулар һәр көнне 14нче ноябрьгә кадәр 9:00 сәгатьтән 21:00 сәгатькә кадәр халык санын алу тәмамланганчы кабул ителәчәк. Кызыксындырган сорауны +7(800)707-20-20 телефоны номеры буенча бирергә мөмкин.

Белгечләр сорауларга җавапларны белем базасына таянып бирәчәк. Ул исәпкә алуның потенциаль катнашучыларының сорауларына җавап бирү өчен нигезне үз эченә алган тугыз тематик блоктан тора: гадиләрдән, мәсәлән, халык санын алуны үткәрү вакыты турындагы сораулардан тар белгечлеклеләргә кадәр, әйтик, 14 чит тел белсәң, ә исәпкә алу кәгазендә нибары дүрт кенә ячейка. Татарстан Белем базасында җавап булмаган сораулар Росстатка тапшырылачак, анда ул оператив рәвештә хәл ителәчәк, дип хәбәр итә Татарстан Республикасында «Ростелеком» ачык акционерлык җәмгыяте филиалы матбугат хезмәте.

Исегезгә төшерәбез, Бөтенроссия халык санын алу 2021 елның 15нче октябреннән 14нче ноябренә кадәр цифрлы технологияләр кулланып узачак. Төп яңалык Россиядә яшәүчеләрнең дәүләт хезмәтләре порталында электрон исәпкә алу кәгазен мөстәкыйль тутыру мөмкинлеге булачак.

Торак биналарны йөреп чыкканда исәпкә алучылар Россиянең «Аврора» операция системасы белән үзебезнең илдә җитештерелгән планшет компьютерларны файдаланачак. Шулай ук халык санын алуда исәпкә алу участокларында, шул исәптән күпфункцияле үзәкләрдә катнашырга мөмкин булачак.

kzn.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*