tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Глазов шәһәрендә актив милләттәшләребезне хөрмәтләделәр
Глазов шәһәрендә актив милләттәшләребезне хөрмәтләделәр

Глазов шәһәрендә актив милләттәшләребезне хөрмәтләделәр

Кичә Татарстан Дәүләт җыр һәм бию ансамбле Глазов шәһәрендә чыгыш ясады. Концерт алдыннан Глазов шәһәренең Татар иҗтимагый үзәге җитәкчесе Илидә Арасланова “Яңарыш” газетасын 30 еллык юбилее белән тәбрикләде. Бу хакта “Яңарыш” газетасының Инстаграмдагы сәхифәсендә хәбәр ителә.

Милли басманың хезмәткәре Рилия Закирова, Бөтендөнья татар конгрессы вәкиле, шагыйрь Булат Ибраһимов Глазовта яшәүче актив милләттәшләребезгә Рәхмәт хатлары тапшырды.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*