tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Бөтенроссия мөселман яшьләре форумына илнең төрле төбәкләреннән катнашучылар килергә җыена
Бөтенроссия мөселман яшьләре форумына илнең төрле төбәкләреннән катнашучылар килергә җыена

Бөтенроссия мөселман яшьләре форумына илнең төрле төбәкләреннән катнашучылар килергә җыена

2023нче елның 16-23нче август көннәрендә Шәһре Болгарда Бөтенроссия мөселман яшьләре форумы узачак. Хәзерге вакытта катнашырга теләүчеләрдән гаризалар кабул итү бара. Форумда катнашу өчен 18-30 яшьлек мөселманнар һәм мөслимәләр чакырыла. Бүгенге көндә бер атна дәвамында узачак чарада катнашырга теләк белдерүчеләрнең иң күбесе – Татарстан яшьләре, алар Казаннан тыш, Чаллы, Әлмәт, Алабуга, Иннополис шәһәрләреннән киләчәк. Россия төбәкләренә килгәндә, Мәскәү, Түбән Новгород, Сарытау, Ырынбур, Екатеринбург, Владикавказ, Саранск, Прокопьевск шәһәрләреннән, Башкортстан, Чувашия, Марий Эл Республикаларыннан мөселманнарның килеп катнашуы көтелә. Барлыгы 100 гариза кабул итеп алу ниятләнә. Форумга гаризалар 2023нче елның 15нче июленә кадәр кабул ителә.

Мөселманнарның күчмә җыены тарихи җирлектә палаткалар шәһәрчегендә узачак. Форумда төп темаларның берсе буларак хәйрия эшчәнлеге, хәйриячелек тарихы турында сөйләү планлаштырыла.

Форумның төп максаты – аралашу мохите тудыру, яшьләрнең башлангычларына, аерым алганда мөселман яшьләренә тормышта үз-үзләрен табарга ярдәм итү, рухи дөньяны баету. Гыйльми, иҗади һәм тәҗрибәи чаралар аша мөселман яшьләре үзләре уйлап тапкан яңа социаль проектларны эшләргә өйрәнәчәк.

Форум яшьләргә Россия мөселман җәмәгатьчелеге тормышындагы төрле мәсьәләләрне хәл итүгә кагылышлы социаль стартапларны оештырырга өйрәнү өчен мәйданчык булып торачак: алар идея рәвешендә яки грант алырлык әзер проект булырга мөмкин һәм катнашучылар аны форум дәвамында үстерәләр, камилләштерәләр. Яшьләр аны тагын да шомартып, Татарстан Республикасы яки Россия күләмендә үткәрелә торган грант конкурсларына тәкъдим итә алачаклар. Социаль проект дип билгеле бер төркемнең социаль проблемаларын хәл итүгә юнәлтелгән проект санала. Аның тагын бер үзенчәлеге – социаль проектның хезмәтләреннән бушлай файдалана алу. Бер проектны иң аз дигәндә – бер кеше, иң күбе өч кеше яклый ала.

Форум кысаларында социаль проектлар белән бәйге эшләнәчәк, яшьләр форумның беренче өч көнендә проектлар өстендә эшләп, махсус чакырылган белгечләр белән шөгыльләнәчәк. Алар белән грантны ничек алырга, проектны ничек әзерләргә икәнлеген белә торган спикерлар, экспертлар эшләячәк, яшьләр аңа үзләренең төрле сораулары белән мөрәҗәгать итә алачак. Бу спикерларга көннең төрле вакытында сораулар белән мөрәҗәгать итү, консультацияләр алу мөмкинлеге тудырыла. Алга таба, узган елдагыча, махсус комиссия җыелып, форум дәвамында әзерләнгән проектларны тикшерәчәк һәм җиңүчеләрне билгеләячәк.

Форум программасында шулай ук дини һәм тарихи юнәлештә белем эстәү, шәхси социаль проектларны эшләтеп җибәрүдә ярдәм итү өчен лекцияләр, тренинглар, мастер-класслар һәм практикумнар, TED һәм диспутлар, квестлар, кинозал һәм китап клубы, походлар һәм экскурсияләр каралган. Дөньякүләм танылган шәехләрнең һәм мөгаллимнәрнең дәресләрен тыңлау яшьләрнең дини һәм тарихи белемнәрен баетачак. Лекцияләр һәм практикумнар шәхси социаль проектларны оештырып җибәрергә ярдәм итәчәк. Форумда мөселман яшьләре яңа дуслар һәм социаль башлангычларны гамәлгә ашыру өчен фикердәшләр таба алачак.

Җыенда төп спикер буларак Марокко шәһәреннән ETABLISSEMENT AJIAL BOUFEKRANE фонды остазы шейх Абдеррәхим Ләкрим киләчәк, ул яшьләр өчен лекцияләр үткәрәчәк һәм сорауларга җавап бирәчәк.

Чыганак: dumrt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*