tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Санкт-Петербургта Татарстан галимнәре Тукай иҗатына багышланган түгәрәк өстәлдә катнашты
Санкт-Петербургта Татарстан галимнәре Тукай иҗатына багышланган түгәрәк өстәлдә катнашты

Санкт-Петербургта Татарстан галимнәре Тукай иҗатына багышланган түгәрәк өстәлдә катнашты

Татарстан Республикасының Санкт-Петербург шәһәрендәге һәм Ленинград өлкәсендәге Даими вәкиллегендә Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм тарих институты галимнәре белән «Сынлы сәнгатьтә Габдулла Тукай эзләре» түгәрәк өстәл форматында очрашу узды.

Түгәрәк өстәл «Тукай эзләре буенча» проекты нигезендә һәм «Тукай Санкт-Петербургта» Бөтенроссия арт-пленэры кысаларында уздырыла, дип хәбәр итә Татарстан Республикасының Санкт-Петербург шәһәрендәге һәм Ленинград өлкәсендәге Даими вәкиллеге матбугат хезмәте.

Проектның максаты – бөек татар шагыйре булган урыннар турында хәтерне һәм белемнәрне милли аңда актуальләштерү өчен Г.Тукайның тормышы һәм иҗаты белән бәйле локусларны сәнгатьчә яңарту.

Танылган татар шагыйре Габдулла Тукай тормышы белән бәйле проектларны ТР Фәннәр академиясенең ИЯЛИ фәнни бүлекчәләре хезмәткәрләре тәкъдим итте.

Фәнни чарада институт галимнәре – филология фәннәре кандидатлары Марсель Ибраһимов, Ләйсән Надыршина һәм сәнгать белеме докторы Рауза Солтанова катнашты.

Санкт-Петербургка ТР Фәннәр академиясенең ИЯЛИ галимнәре Габдулла Тукайга багышланган проектлар: «Габдулла Тукайның тормышы һәм иҗаты хроникасына материаллар» (татар телендә) дигән өч томлык һәм шагыйрь тормышы белән бәйле урыннарда үткән рәссамнарның пленэр-сессиясе презентациясе белән килгән.

Казан галимнәре үз проектлары турында сөйләде. Түгәрәк өстәл барышында шулай ук сәнгать тенденцияләре һәм юнәлешләре, реализм, модернизм, авангард һәм Тукай сюжетлары, хәзерге сынлы сәнгатьтәге образлар турында фикер алыштылар.

Чыганак: tatar-inform

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*