tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыены делегатлары Буа районына килде
Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыены делегатлары Буа районына килде

Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыены делегатлары Буа районына килде

Казанда Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыеныны старт алды. Быел җыенда 41 Россия төбәге һәм 4 чит илдән 530 делегат катнаша.

Бүген форумда катнашучылар Буа районына барып, биредәге авыл эшмәкәрләренең тәҗрибәсе белән таныша. Биредә кунакларны җыр -бию белән каршы алдылар, матур язгы һава торышы да очрашуга ямь өстәде.

Программада Буа районының крестьян (фермер) хуҗалыклары белән танышу, Исәк авылының тегү цехы, биредә эшмәкәрләрнең хуҗалыкларын карау. Шулай ук делегатлар Боерган һәм Бик-Үти авыл җирлекләренә барачак,  Иске Суыксу урта мәктәбе һәм мәктәпкәчә белем бирү оешмаларында булачак.

Көн азагында пленар өлеш уздыру каралган.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*