tatruen
Баш бит / Яңалыклар / X Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыенының бер дискуссион мәйданчыгы Казан кооператив институтында узды
X Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыенының бер дискуссион мәйданчыгы Казан кооператив институтында узды

X Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыенының бер дискуссион мәйданчыгы Казан кооператив институтында узды

Россиянең төрле төбәкләреннән килгән 100 ләгән делегат «Татар халкының традицион тәрбия системасын торгызу һәм укучы яшьләрне базар шартларында эшмәкәрлек идеяләрендә тәрбияләү мәсьәләләре» дигән темага фикер алышты.

Дискуссион мәйданчык модераторлары – ТР Дәүләт Советы депутаты, Татарстан Дәүләт Советының «Мәрхәмәт – Милосердие» хатын-кыз депутатлары берләшмәсе җитәкчесе, Россия кооперация университеты ректоры Алсу Нәбиева һәм эшмәкәр, “Түбәтәй” тиз туклану челтәренә нигез салучы Солтан Сафин булды.

Иң беренче Алсу Рөстәмовна делегатларны сәламләде: “Сез заманаларның нинди булуына да карамастан, үз эшегезнең осталары, булдыра торган эшкуарлар, сез батыр кешеләр, диде. Авылдагы бизнес яшь буынны эшкә урнаштыру, тәрбияләү һәм үстерү белән бәйле мәсьәләләрнең киң даирәсен хәл итә. Моның өчен авыл тотрыклы үсеш территориясе генә түгел, ә яшәү сыйфаты, балаларны тәрбияләү ягыннан да кызыклы урын булып калырга тиешлеген әйтте. Казан кооператив институты ярдәмендә Алексеевск, Әлки, Балтач районнарында мәктәп кооперативлары оешуын җиткерде.

Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры урынбасары Минзалия Закирова әлеге очрашуның әһәмиятен ассызыклады.

ТР Дәүләт Советы депутаты, ТР Дәүләт Советының экология, табигатьтән файдалану, агросәнгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты рәисе урынбасары Таһир Һадиевта катнашып үзенең саллы фикерләрен җиткерде. Ульян өлкәсе татар милли-мәдәни мөхтәрияте Башкарма комитеты рәисе, «Яңа гасыр» телерадиокомпаниясенең Ульян өлкәсендәге филиалы директоры Рәмис Сафин үз гаиләсе үрнәгендә тәрбия мәсьәләләренә тукталды.

Чыгыш ясаучылар укучы яшьләрне эшмәкәрлек идеяләренә тәрбияләүне мәктәпкәчә яшьтән башларга кирәклеген ассызыклады. Делегатлар әлеге фикерне үз тәҗрибәләреннән чыгып аңлатып бирде. Омск шәһәренең “Ибирь” җирле татар милли-мәдәни мөхтәрияте рәисе урынбасары, “Ризык” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте директоры Марат Катыров, Омск өлкәсеннән «Татар дөньясы» гәҗитенең баш мөхәррире Диана Единякова, Сарытау яшьләр оешмасы рәисе, эшмәкәр ИП “Натурпродукт” Вәли Бикмөхәммәтов буыннарның дәвамлылыгы, яшьләрнең төбәк татар бизесмен-меценатлары белән аралашуы турында фикерләрен җиткерде.

“Пермь краеның Октябрь шәһәр округы татар-башкорт иҗтимагый үзәге” рәисе, “Эксперт-Аудит” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте директоры Әлфира Гыймранованың да әйткән фикерләре кызыклы иде. Ул гражданнарның үз-үзен эш белән тәэмин итүе – һөнәри үсеш мөмкинлеге турындагы фикерләре белән уртаклашты.

Мордовия Республикасыннан килгән эшкуар Эмиль Юлмурзин бер ел эчендә 100 млн оборотлы компания төзи алганнарын, 70 кешене эш белән тәэмин итүләрен, шуларның 90% татар яшьләре икәнлеген җиткерде. Вадим Перканковский “Балалар эшкуарлык фабрикасы” проекты белән таныштырды. “Түбәтәй” тиз туклану челтәренә нигез салучы Солтан Сафин үзләренең предприятиеләренең ничек итеп уңышка ирешүләрен ягъни традицион тәрбия системасына таянып “Түбәтәй” дигән проектны тормышка ашырулары турында сөйләде.

Фойеда Евразия рәссамнәр берлеге әгъзасы Гөлсем Хаҗиева иҗат иткән портретлар, картиналарны күрергә мөмкин булды. Рәссамнең эшләре беренче тапкыр тәкъдим ителде.

Казан кооператив институтының Татар мәдәнияте үзәге җитәкчесе

Флюра Абдуллина

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*