tatruen
Баш бит / Яңалыклар / X Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыены кысаларында Бөтендөнья татар конгрессы бүләкләре тапшырылды
X Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыены кысаларында Бөтендөнья татар конгрессы бүләкләре тапшырылды

X Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыены кысаларында Бөтендөнья татар конгрессы бүләкләре тапшырылды

Казанда Бөтендөнья татар конгрессы тарафыннан оештырылган X Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыены уза.

Анда Ульяновск өлкәсеннән бер төркем делегация катнаша. Форум барышында Татарстан Премьер-министры урынбасары, Милли Шура рәисе Васил Габтелгаяз улы Шәйхразыев Ульяновск өлкәсенең Радищево районынында уңышлы гына эшләп килүче “Дворянское” агрофирмасы җитәкчесе Юныс Абдулкадыйр улы Бирюковны ​ Бөтендөнья татар конгрессының иң югары бүләге – «Татар халкы алдындагы казанышлары өчен» медале белән бүләкләде.

Юныс Абдулкадыйр улын чын күңелдән тәбрик итәбез һәм яңа уңышлар телибез!

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*