tatruen
Баш бит / Яңалыклар / БТК Башкарма комитетында фин теологлары белән очрашу узды
БТК Башкарма комитетында фин теологлары белән очрашу узды

БТК Башкарма комитетында фин теологлары белән очрашу узды

Кичә Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетында Казанга Финляндиядән килгән теология галимнәре белән очрашу узды. Кунаклар арасында Хелсинки университеты профессорлары, магистрлары һәм докторлык дәрәҗәсен алган галимнәр бар иде.

Кунаклар үзләре белән таныштырганнан соң, христиан диненең башка диннәр белән, аерым алганда Ислам белән, төрле акпектларда бәйләнешен тишерү өчен Казанга килүләрен әйтте.

Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров кунакларга татар конгрессының максатлары һәм киң кырлы эшчәнлеге белән таныштырды. Аерым алганда, ул башка дин әһелләренә карата толерант булу максаты белән уздырылучы татар дин әһелләре җыены турында тәфсилләп сөйләде.

Әлеге сәфәр кысаларында кунаклар Татарстан Диния нәзарәтендә, Казан (Идел буе) университетында һәм Россия Ислам институтында очрашулар уздырыр дип көтелә.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*