tatruen
Баш бит / Яңалыклар / БТК Йолдыз (Ичкен) авылында янгында зыян күргән татарларга гуманитар ярдәм җыю өчен штаб төзеде
БТК Йолдыз (Ичкен) авылында янгында зыян күргән татарларга гуманитар ярдәм җыю өчен штаб төзеде

БТК Йолдыз (Ичкен) авылында янгында зыян күргән татарларга гуманитар ярдәм җыю өчен штаб төзеде

Курган өлкәсендә көчле янгын чыгу сәбәпле Шадринск округындагы (районындагы) татарлар яшәгән Йолдыз (Ичкен) авылы янып бетүе хакында хәбәр иткән идек.

Бөтендөнья татар конгрессында янгында зыян күргән татарларга гуманитар ярдәм җыю өчен штаб төзелде.

Битараф булмаган һәрбер кешене Ичкен татарларына ярдәм кулын сузарга чакырабыз! Конгресстан беренче ярдәм машинасы 10 май көнне юлга кузгалачак.

Ярдәм хәзергә әйберләтә дә, акчалата да җыела.

Кирәкле әйберләр исемлеге:

– су

– тиз бозылмый торган ашау-эчү

– өс һәм аяк киемнәре

– дарулар

– телефон зарядниклары

– һәм башка бик күп көндәлек тормыш өчен кирәк-яраклар.

Зыян күрүчеләргә кирәкле әйберләрне Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты бинасына (Казан шәһәре, К.Маркс урамы, 38/5) адресы буенча алып килергә мөмкин. Матди ярдәмне әлегә 89872974229 номеры буенча (Марс Рифкать улы Тукаев) күчерә аласыз. 10 нчы май көнне махсус счет ачылачак.

Сораулар бунча 8(843)236-59-16 телефон номеры аша мөрәҗәгать итәргә мөмкин.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*