tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Марс Тукаев: Курган өлкәсе Эчкен авылындагы янгын – татар халкы өчен зур югалту
Марс Тукаев: Курган өлкәсе Эчкен авылындагы янгын – татар халкы өчен зур югалту

Марс Тукаев: Курган өлкәсе Эчкен авылындагы янгын – татар халкы өчен зур югалту

Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Марс Тукаев фикеренчә, Курган өлкәсенең Эчкен (Йолдыз) авылындагы янгын – татар халкы өчен зур югалту.

«Эчкен – борынгы татар авылы, аны Курган төбәгенең татар башкаласы дип тә атыйлар. Ул иң зур татар авылларының берсе, тарихи авыл, анда заманында меңгә якын кеше яшәгән. Ул сөйләм ягыннан да үзенчәлекле, анда эчкен татарлары яши. Заманында Себер ханлыгы авылларыннан, анда казанлылар да күчеп утырган. Тарихи, милли үзәк. Бу – татар халкы өчен бик зур югалту», – диде Марс Тукаев.

Марс Тукай мондый хәлнең бер тапкыр инде булуын искә алды. 2021 елның маенда Омск өлкәсе Үләнкүл авылында янгын чыгып, 25 йорт, каралты-кура янды, 11 гаилә йортсыз калды. Ул вакытта да татарлар ярдәм җыю оештырып, авылга ярдәм иткән иде.

«Әмма бу очракны Үләнкүл белән чагыштырырлык та түгел», – ди Марс Тукаев. Янгын нәтиҗәсендә авылның мәчете һәм бер урамы гына калган, дигән мәгълүмат бар. «Татар-информ» агентлыгына 360 йорт янган, 6 кеше һәлак булган дигән мәгълүмат әйттеләр, әмма бу төгәл саннар түгел. Марс Тукаев әйтүенчә, авыл халкы иртәгә чәчүгә чыгарга ниятләгән булган. Янгын нәтиҗәсендә бөтен чәчүлек орлыклары янып бетте, дигән авылның имамы.

Марс Тукаев, авылның имам-хатыйбы, иң зур эшмәкәрләренең берсе, милли оешма җитәкчесе Әхмәдулла хәзрәт Хәбибуллин белән сөйләшкән. «Янгын төнлә 10 км ераклыктагы рус авылында башланып киткән, җил секундына 30 метр тизлектә булу сәбәпле, бик тиз килеп җиткән. Кешеләр кирәкле әйберләрен дә җыярга өлгермәгән», – дип сөйләде ул. Авылда хәзер 360 йорт янган дигән мәгълүмат килде, төгәл белешмә юк.

«Без авылда күп тапкырлар булдык. Моңарчы ярдәм итеп килдек – мәктәпләренә дә, музейларына да. Бу юлы да ташламабыз. Әмма авылны күтәрү бик кыен булыр, билгеле», – диде Марс Тукаев.

Марс Тукаев, ярдәм җыю хакында хәбәр итеп, телефон номерын (89872974229) күрсәтте. Хәбәр 10.00 сәгатьтә чыкканнан соң, анда инде 200 мең сумнан артык акча күчергәннәр. Ул рәсми счет ачылганчы ук ярдәм җыя башлау теләге белән бу эшкә алынуын әйтте. Моннан тыш, тумышы белән шушы авылдан булган Анита Бахараева да ярдәм җыя (телефон номеры – 89195736167), янгында аның әти-әнисенең йорты янган.

«Аллаһка шөкер, бу хәбәрне таратуга, ярдәм килә. Телефон тынып тормый. Төрле яктан ярдәм тәкъдим итәләр. Удмуртиядән Фәрит абый 20 тонна чәчүлек бәрәңге бирә алам, ди. Аны илтүне хәл итәргә тырышачакбыз. Бөтен татар дөньясыннан хәбәрләр килә. Шыгырданнан чыктылар, Кукмаралар, Чаллылар… Бөтен әйберне торгызып та булмас, әмма аларның ялгыз түгеллекләрен күрсеннәр өчен кулыбыздан килгәнчә ярдәм итик», – диде Марс Тукаев.

https://tatar-inform.tatar/news/mars-tukaev-kurgan-olkase-ecken-avylyndagy-yangyn-tatar-xalky-ocen-zur-yugaltu-5870730

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*