tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Буа мәдрәсәсе шәкертләре Болгарга сәфәр кылды
Буа мәдрәсәсе шәкертләре Болгарга сәфәр кылды

Буа мәдрәсәсе шәкертләре Болгарга сәфәр кылды

18 сентябрь көнне Буа мәдрәсәсе шәкертләре шәһри Болгарга юл тотты. Әлеге чара Идел буе Болгар дәүләтендә Ислам кабул итүнең 1100 еллыгына багышланган иде. Мәдрәсә җитәкчесе Илмир хәзрәт Хәсәнов автобуста барганда шәкертләргә сәфәр турында вәгазь сөйләде.

Шәкертләр беренче чиратта Болгарда урнашкан тарихи урыннар, музей белән тынышты. Гидлар Илүсә Сафина һәм Альбина Скляренко җентекләп һәр нәрсә турында аңлатып сөйләде. Шәкертләр өйлә намазын Ак мәчеттә укыды. Аннан Болгар академиясеэшчәнлеге белән танышты: академиянең музеен, китапханәсен, спорт залын, шәкертләренең яшәү урыннарын күрде. Тәмле төшке аш белән сыйланды.

dumrt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*