tatruen
Баш бит / Яңалыклар / ВИДЕО: Киләсе елда узачак Федераль Сабан туена әзерлек ничек бара

ВИДЕО: Киләсе елда узачак Федераль Сабан туена әзерлек ничек бара

Арбаны кыштан, чананы җәйдән әзерлә дигәндәй, Ульяновск өлкәсендә киләсе елда узачак Федераль Сабантуйга әзерлек эшләрен башлап җибәрделәр. Күптән түгел аның оештыру комитеты расланды, башкарылачак эшләр планы кабул ителде, аны уздыру көне һәм илебезнең 60 тан артык төбәгеннән киләчәк кунаклар саны да билгенләнде.Оештыру комитетының чираттагы утырышында Татарстан Премьер–министр урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының милли Шура рәисе Васил Шәйхрәзиев җитәкчелегендәге делегация катнашты. Утырыш башлангынчы төбәк губернаторы Алексей Русских Бөтендөнья татар конгрессы рәисе Васил Шәйхрәзиев һәм Ульяновск өлкә татар автономиясе җитәкчесе Рамис Сафин белән очрашты. Борынгы Сембер төбәгендә дүртенче тапкыр узачак Сабантуйга әзерлек барышы хакында сүз алдагы язмада.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*