tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Буа мәдрәсәсендә “Ислам белгече” бәйгесе узды
Буа мәдрәсәсендә “Ислам белгече” бәйгесе узды

Буа мәдрәсәсендә “Ислам белгече” бәйгесе узды

Раҗәб аеның 18нче көнендә (9нчы февральдә) Буа мәдрәсәсендә көндезге бүлек шәкертләре арасында “Ислам белгече” бәйгесе уздырылды. Бәйгедә көндезге бүлектә укучы барлык шәкертләр өч командага бүленеп жюри каршында сынау тотты.

Бәйгенең төп максаты – шәкертләрнең мәдрәсәдә алган белемнәрен камилләштерү һәм ныгыту, мөмкинлекләрен киңәйтү һәм татарча сөйләү осталыкларын арттыру иде. Бәйге жиде  төрле номинация буенча үткәрелде. Болар – биремгә карап гарәпчә җөмләләр төзү, җөмләләрдә тәҗвид кагыйдәләрен табу, хәдисләрне дәвам итү, викторина сорауларына җавап бирү, капитаннар ярышы, кроссворд чишү, теоретик белемнәрен тикшерү.

Бәйгедә шәкертләр барлык номинацияләрнең биремнәрен бик тырышып үтәделәр, барлык сорауларга да җавапларны тулы һәм төгәл бирергә тырыштылар,  һәр команда үзенчәлекле булуы белән аерылып торды. Ахырдан жюри әгъзаларына сүз бирелде, алар шәкертләрнең белем дәрәҗәсен уңай яктан бәяләделәр, белемнәрне тирәнрәк үзләштерү өчен тырышлыкны тагын да артыру өстендә эшләргә кирәклегенә басым ясадылар.

Бәйге ахырында шәкертләргә  мактау кәгазьләре, истәлекле бүләкләр таратылды.

Чыганак: dumrt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*