tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Сүнде йолдыз – нуры калды
Сүнде йолдыз –  нуры калды

Сүнде йолдыз – нуры калды

Узган елның декабрь ахырында Түбән Новгород өлкәсендәге Камка халкы авылыбызның иң өлкән һәм белемле имамы – Ханиф хәзрәт Салькинны соңгы юлга озатты. 40 кичәсенә туры китереп (8 февраль), аның турында “Туган як”ка язып чыгарга кирәк дип таптым. Ул Яңа авыл мәчетендә утыз елга якын имамчылык итте, халыкны дингә өндәде, нәкъ шул вакытта яңа мәчет төзелде. Шушы иман йорты һәрвакыт ачык, җомгага даими рәвештә 20-30 кеше йөрде, ә бәйрәмнәрдә йөздән артык кеше килеп, Ханиф хәзрәт сөйләгән-укыган вәгазьләрне дикъкать белән тыңлый иде. Күрше авылларда, башка төбәкләрдә күп булганга, Камкадан икәнемне белгәч, еш кына анарга кайнар сәлам әйтеп җибәрәләр, хәлләрен белешәләр, сорашалар иде.

Җирле мәктәптә дә еш булды, чөнки төрле бәйрәмнәрдә ча­кырулы кунак иде ул. Менә бер хәл.

Мәктәбебез укучылары район бәйгесендә җырлы-биюле но­мерлары белән финалга чык­ты. Анда катнашу өчен тиеш­ле киемнәр, материал алырга акча юк. Кая барырга? Ханиф хәзрәткә мөрәҗәгать итәргә бул­дык, берсүзсез кирәк сумманы бирде. Шул акчага укытучылар кирәкле материал сатып алып, балаларга татар халык костюм­нары тектеләр. Ә укучылар, үз чиратларында, район конкурсын­нан призлы урын яулап, Диплом, Грамоталар белән кайтты.

Авылыбыз урамнары озын­лыгы 10-15 км бардыр. Ханиф абый җирле фельдшерларның җәяү йөрүләрен кызганып, шу­лай ук халыкка ашыгыч ярдәм күрсәтелсен өчен, аларга яңа ве­лосипед алып бирде.

Мәчеткә ярдәм сорап килгән кешеләргә дә һәрвакыт ярдәм итте. Туксанынчы елларда җирләр бүленгән чорда, авылдашларның ихтыяҗын яклады, проблемаларын чишәргә бу­лышты.

Чынбарлыкта халык мулласы булган Ханиф хәзрәт биргән киңәшләр миңа да бик кирәкле һәм урынлы булды.

Ханиф абый 1939 елда кам­калы гади крестьян гаиләсендә дөньяга килә һәм бар гомерен туган авылына, туган халкына багышлый. (Дөреслек хакын­да – якынча 3-4 ел әтисе янын­да Украинада яши, аннары кире авылга кайта).

Һәр татар авылында һәр гаиләнең, нәселнең кушаматы бар. Менә бездә дә шул ук хәл. Берәүне фамилиясе буенча сорасаң, табып алу бик авыр, ә кушамат белән шунда ук әйтәләр һәм юл күрсәтәләр.

Безнең авылда да кушаматлар төрле җәнлек, кош, милләтләр атамаларын йөртә. “Кыргыз”ы да бар, “үзбәк”е дә, “негр”ы да, “мокшы”сы да, “немец”ы һ.б. Ә инде җәнлекләрнең очы-кырые юк.

Бер елны Ханиф абый белән сөйләшеп утырабыз. Әйтәм: “Ханиф абый (урыны җәннәтә булсын) кем сиңа “хохол” дигән кушамат бирде? Ходай өчен ачу­ланмагыз”, – дим. Ул көлде дә: “Юк! Мине балачактан бирле шу­лай йөртәләр”, – диде һәм ничек булганын сөйләп китте.

“Дамир, сугыш вакыты иде. Әти сугышта, без ике туган – кыз бала һәм мин. Сугышта җиңү исә килә башлады, әмма ачлык, ялангач­лык дәвам итте, чыдар хәл                          Әнием әтигә хат язган, күрәсең, озакламый анардан акча килеп төште. Армия алга киткәч, әтине Винница шәһәрендә калдыра­лар. Урман эчләрендә банде­ровчылар хөкем сөрә, алар со­вет армиясенә гел һөҗүм итә, солдатларны үтерә һәм башка явызлыклар эшли.

Озакламый, әтием безне яны­на чакырта. Күп уйламыйча, өй тәрәзәләрен кагып һәм ике ба­ласын ияртеп әни юлга чыкты.

Исемдә калганнардан, безнең кебек гаиләләр җыелып, 20 тон­налык кечкенә генә йөк вагонын­да юлга кузгалды. Ике атна шушы вагонда газап чиккәнне Аллаһы Тәгалә бер Үзе генә белә. Вагон ишеген ачкач, башка качкыннар керә. Кайчан вагонны тупикка ку­ялар, 5-6 сәгать туктап торабыз. Ашыйсы килә, кичен салкын.

Менә Винница дигән шәһәргә килеп җиттек. Әти хезмәттә булу сәбәпле, безне каршы алырга вокзалга килмәгән. Нишләргә? Ярый әниебез, бичара, батыр иде. Безне, ике баласын, вокзал­да калдырып комендатурага кит­те. Ярдәм иткәннәр анда, әтинең хәрби частена юллаганнар.

Без, ике нарасый, русча да, украинча да сөйли белмибез, өстебез пычрак, ачлар, урыны­быздан селкенмичә әти-әнине көттек, үзебез һәр узган кеше ка­рашыннан куркабыз. Дөрес, кем дә тимәде, сүз әйтмәде. Көтә-көтә йоклап та алдык, кич булды. Ниһаять, әти белән әни килеп керделәр. Әтине кочып елаган­га, ул да безне кочаклап, күз яшьләрен тыя алмады. Аннары йөк “полуторка”сы белән әтинең хәрби шәһәрчегенә киттек. Биредә әти беренче итеп солдат ашханәсеннән безгә туп-тулы савыт ботка, ак ипи, татлы чәй китерде. Мондый ризыкларны күреп бик шатландык, ике атна кайнар аш күрмәгәнгә бу безгә бәйрәм табыны иде.

Менә яңа тормыш башланды. Казарманың бер читен юрган белән бүлеп, безнең гаиләгә поч­мак бирделәр. Шунда яши баш­ладык. Безгә монда җәннәт кебек иде. Ашарга бар, әти үз паёгын китерә. Ашханәдә эшләүчеләр дә хәлне белеп, ризыкны бераз арттырып бирәләр иде. Оза­кламый, әтигә ике бүлмәле фа­тир бирделәр. Гаиләбез өчен иң бәхетле көн иде, юындык, үзебезне рәткә китердек, әни өс-баш киемнәрен кайгыртты.

Янәшәдә яшәүче бер сол­дат үзбәк булып чыкты, безнең мөселман икәнебезне белеп һаман йә кәнфит, йә башка тәм-томнар белән сыйлый иде.

Часть янында поляк бакчасы иде, үзе Польшага качкач, алма бакчасы хуҗасыз калган. Алма-грушалар искитәрлек күп, туй­ганчы ашый идек. Тора-бара күрше малайлар белән дус­ланып киттем, русча, украин­ча сөйләргә өйрәндем. Җирле частьтагы мәктәпкә йөри баш­ладым. “Бишле”гә тарталмасам да, “икеле”ләрем юк иде. Үземчә тырыша идем (авт. Ханиф абыйның почеркы бик матур иде). Рус кешесе булган укытучы хатын шуның өчен мине мактый иде.

Менә шул мул тормышта озак яшәп булмады, әтиебез каты яраланды – пычак (фин­ка) белән ерактан бәргәннәр. Бәхеткә, йөрәктән өскәрәк тигән. Җәрәхәте каты иде, госпитальдә ятты. Соңрак, медиклар комис­сиясе аның хәрби хезмәткә яраклы булмавы дигән карар чыгар­ды. Әтине комиссовать иттеләр… Кыскасы, авылга кайттык, йор­тны ремонтлап яши башладык. Дөньяга тагын бер туганым туды.

Уку елы башлангач мине Камка мәктәбенә керттеләр. Класста 20-22 кеше, берсен дә белмим. Татарча да тәмам укый алмыйм, башка да берни керми. Әкрен-әкрен генә классташларымның артларыннан җиттем һәм алар­дан ким укымадым. Ничә ел дәвамында украинча аралаш­канга, еш кына кайбер сүзләрне бутый идем, акцент та сизелә иде. Менә шунда миңа “хохол” дигән кушаматны бирделәр дә һәм ул гомер буена кереп кал­ды”, – дип сөйләгән иде ул вакыт­та хөрмәтле Ханиф абый.

Ханиф абый үзе зур гаилә башлыгы иде. Тормыш иптәше Наилә апа белән матур кызлар һәм батыр уллар үстерделәр.

Җирле колхоз идарәсе юлла­масы белән Ханиф абый өлкә үзәгендә “мастер-төзүче” кәсебен үзләштерә, кайтып, төзүчеләр бригадасы белән хуҗалыкта яңа амбарлар, каралтылар төзи. Авылда да бик күп йортлар, па­етлар, мунчалар аның оста кулы нәтиҗәсендә калкып чыкты.

Тормышлар рәтләнеп, матур гына яшәп килгәндә, Салькиннар гаиләсенә зур кайгы төште – кече малайлары фаҗигале рәвештә вафат булды. Бу югалтуны алар бик авыр кичерде.

Еллар үтте, балалар үсеп, матур гаиләләр корды. Бүген һәркайсы мул тормышта яши. Бер малае әтисе кебек оста төзүче. Әүвәл андый осталарга “краснодеревщик” дигәннәр.

Акыллы, искиткеч моң иясе бул­ган хуҗабикә Наилә апаның да вакытсыз дөньяны ташлап китүе гаиләне, аеруча Ханиф абыйны тирән кайгыга салды. Бу югалту­ны ул ничек кичергәнен Аллаһы бер Үзе генә белә торгандыр.

Вакыт узуга Ханиф абый Түбән Новгородның “Маһинур” мәдрәсәсен бетереп, мәче- тебездә дипломлы имам бул­ды. Иҗтимагый эшләрдә дә актив иде – Бөтенроссия дини съездларда, Омскта мәчет ачуда катнашты, Изге Болгар җирендә дә булды. Россиянең үзәк мәчете тарафыннан ал­тын медаль белән бүләкләнде. Өлкә Диния нәзарәте тара­фыннан да күп тапкыр грамо­талар, Рәхмәт хатлары алды. Күренекле дин әһелләре – Гаяз хәзрәт Закиров, Мөнир хәзрәт Бәюсов, Марат хәзрәт Салахетдинов белән тыгыз хезмәттәшлек алып барды, дустанә мөнәсәбәтләрдә тор­ды. Габдулла Тукай, Һади Так­таш иҗатын яратты, аларның шигырьләрен яттан белә иде.

Хөрмәтле имамыбызның ва­фат булуы халкыбыз өчен тирән югалту. Аның әйткән һәр сүзен, биргән киңәшләрен, сөйләгән вәгазьләрен онытырлык түгел.

Сүз уңаеннан әйтеп үтәсем килә, берничә ел элек авылыбыз- ның хөрмәтле имамы Абдулкадер хәзрәт Кәримов бакыйлыкка күчте, әле менә Ханиф хәзрәт арабыздан китте. Икесен дә соңгы юлга озатырга бихисап халык җыелган иде.

Халык файдасына куйган хезмәтегез өчен зур рәхмәт сезгә! Урыннарыгыз җәннәттә булсын. Амин.

Үзләренә алмашка лаеклы ике яшь имам – Марат белән Равил хәзрәтләрне әзерләп калдырдылар. Алар да, остазлары кебек үк, үз эшләрен яратып, Аллаһыбыз кушканча башкарырлар, дип ышанабыз.

Дамир БАШКУРОВ, 

мәчет карты.

Камка

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*