tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Буа мөхтәсибәтендә азанчылар ярышы узды
Буа мөхтәсибәтендә азанчылар ярышы узды

Буа мөхтәсибәтендә азанчылар ярышы узды

20нче март көнне Буа районы мөхтәсибәте яшьләр бүлеге белән берлектә Буа мәдрәсәсендә  мәзиннәр арасында Азан әйтүчеләр бәйгесе уздырды. Әлеге чара Идел буе Болгар дәүләтендә Ислам динен кабул итүнең 1100 еллыгына багышлап үткәрелде. Барлыгы 34 азанчы көч сынашты. Беренчеләрдән булып Фәһим хәзрәт Сөләйманов тәбрикләү сүзләрен җиткерде.

Бәйгене 4 яшьлек Хөсәинов, кечкенә булуына карамастан, моңлы азан тавышы белән  башлап җибәрде. Жюри әгъзалары катнашучы азанчыларны яшь аермаларына бүлеп, матур тавышка сокланып бәя биреп утырдылар.

Күңелгә якты нур булып кергән азан аһәңе, колакларны озак вакытлар иркәләп, әлеге көн турында искә төшереп торыр әле. Яшьләр бүлеге җитәкчесе Илнур Сафиуллинга, яшьләр бүлегенә ярдәм итеп йөргән активистларга мөхтәсибәт исеменнән олы рәхмәтләребезне җиткерәбез. Бәйге ахырында катнашучылар чәй табынына җыелды.

dumrt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*