tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Буа районының “Батыр” спорт комплексында спортчы Зөфәр Хәкимов истәлегенә көрәш ярышлары узган

Буа районының “Батыр” спорт комплексында спортчы Зөфәр Хәкимов истәлегенә көрәш ярышлары узган

Төрле районнардан килгән яшь спортчылар үзләрен бүгенге ярышта күрсәтергә һәм төп призны яуларга өметләнә. Алар арасында Илгиз Гыйлаҗев та бар. Яшь булуына карамастан, ярышларда шактый җиңүләре бар аның. Бу юлы да сынатмады көрәшче егет.

Традицион ярышларга күрше районнардан һәм төбәкләрдән дә килүчеләр бар иде. Барлыгы 90га якын катнашучы. Шуларның 12се – Апас районы көрәшчеләре.

Залда утыручыларга да, ярышка килүче яшь көрәшчеләргә дә Зөфәр Хәкимов исеме таныш. Ул үзенең бөтен тормышын спортка багышлый. Күп кенә тәрбиячеләре Буа данын республика ярышларында яклый, чемпион һәм призер исемнәренә лаек була. Һәркем аны яхшы яктан гына искә ала.

Зөфәр Хәкимов озак еллар физкультура укыта. “Батыр” спорт мәктәбендә тренер булып эшли. Нәкъ менә шул елларда районда спорт көрәше буенча беренче ярышлар уза.

trt-tv.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*