tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Г.Ибраһимовның тууына 135 ел тулу уңаеннан истәлекле чаралар узачак
Г.Ибраһимовның тууына 135 ел тулу уңаеннан истәлекле чаралар узачак

Г.Ибраһимовның тууына 135 ел тулу уңаеннан истәлекле чаралар узачак

2022 елның 12 мартында Бөек татар язучысы, галим һәм җәмәгать эшлеклесе Галимҗан Ибраһимовның тууына 135 ел тула. Шул уңайдан мәдәният учреждениеләре һәм әдәби җәмәгатьчелек тарафыннан күренекле язучының юбилеена багышланган төрле чаралар планлаштырыла.

  • 10 мартта Г.Тукай исемендәге әдәби музейда яшь тәнкыйтьчеләр катнашында «Татар шагыйрьләре» дигән темага түгәрәк өстәл һәм дискуссия узачак.
  • 11 март көнне “Әкият” театрында язучының 1921-1922 елларда Идел буенда һәм Уралда булган коточкыч ачлык турында язылган  әсәре буенча “Адәмнәр” спектакле күрсәтеләчәк.
  • 12 мартта ТР Язучылар берлеге катнашында бөек язучының Казан шәһәре Мәскәү районының Г.Ибраһимов исемендәге 17 нче татар гимназиясендә (Восстание ур., 48) урнашкан бюстына чәчәкләр салу планлаштырыла.
  • 11-27 март көннәрендә “Республика балалар китапханәсе”ндә Г.Ибраһимовның 135 еллыгына багышланган китаплар күргәзмәсе эшләячәк. Язучыга багышланган күргәзмәләрне Татарстан Республикасының илледән артык муниципаль китапханәсендә оештырырга ниятлиләр. Шулай ук Татарстан мәктәпләрендә Г. Ибраһимов истәлегенә багышланган әдәби сәгатьләр үткәрелү дә күздә тотыла.
  • 11 мартта 10.00 сәгатьтә КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында татар әдәбияты классигы Галимҗан Ибраһимовның тууына 135 ел тулуга багышланган яшь галимнәрнең “Галимҗан Ибраһимов, язучы, тәнкыйтьче, җәмәгать эшлеклесе” Халыкара фәнни-гамәли конференциясе узачак.
  • 11-31 март көннәрендә Татарстан Республикасы Милли китапханәсендә “Галимҗан Ибраһимов – язучы, галим, җәмәгать эшлеклесе” (“Галимҗан Ибраһимов – язучы, галим, дәүләт эшлеклесе”) дигән китаплар күргәзмәсе оештырылачак.
  • 23 март көнне 16.00 сәгатьтә Әдәби салон кысаларында татар китабы йортында күренекле язучыга багышланган “Гасырлар киселешендә Г.Ибраһимов шәхесе һәм иҗаты” дип исемләнгән искә алу кичәсе була.
  • 28 март көнне Язучылар берлегенең Тукай клубында Г.Ибраһимовның тууына 135 ел тулуга багышланган әдәби-музыкаль кичә узачак.
  • Шулай ук Татарстан Фәннәр Академиясенең Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтында шушы темага багышланган конференцияләр һәм түгәрәк өстәлләр үткәрү планлаштырыла.

Белешмә: Язучы, галим, җәмәгать эшлеклесе Галимҗан Гыйрфан улы Ибраһимов 1887 елның 12 мартында Уфа губернасы Стәрлетамак өязе Солтанморат авылында (хәзерге Башкортостан Республикасының Авыргазы районы) туган. Башлангыч белемне авыл мәдрәсәсендә һәм башлангыч рус мәктәбендә ала. 1906-1908 елларда Уфада “Галия”мәдрәсәсендә укый. 1909 елда Казанга күчеп килә һәм иҗат эше белән шөгыльләнә башлый.
Г. Ибраһимов – татар-башкорт мөселман сул эсерлары партиясе лидерларының,1918 елда эчке Россия мөселманнары эшләре буенча комиссариатны оештыручыларның берсе булып тора. 1920-24 елларда –Көнчыгыш коммунистик халыклары Үзәк бюросының нәшрият бүлеге хезмәткәре, Казан коммунистик университеты укытучысы. 1925-1927 елларда мәгариф Халык комиссариаты каршындагы академия үзәге рәисе, В. Ленин иншаларын татар теленә тәрҗемә итү һәм нәшер итү координаторы.
Авыруга бәйле рәвештә язучы гомеренең соңгы елларын Кырымда (Ялтада) уздырган. Анда кулга алына һәм Казанга күчерелә. Ул 1938 елның 21 гыйнварында төрмә хастаханәсендә вафат була. Үлеменнән соң аклана.
Г. Ибраһимовның иң танылган әсәрләре – “Татар хатыны ниләр күрми”, “Яшь йөрәкләр”, “Безнең көннәр”, “Тирән тамырлар”, “Казакъ кызы” романнары, “Кызыл чәчәкләр” повесте һ.б. Фәнни эшләр арасында “Татар грамматикасы” (1911), “Әдәбият теориясе” (1916), “Туган телне укыту методикасы”н (1918) атарга мөмкин.

mincult.tatarstan.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*