tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Буа шәһәрендә “Аулак өй-баттл” бәйгесе үтте
Буа шәһәрендә “Аулак өй-баттл” бәйгесе үтте

Буа шәһәрендә “Аулак өй-баттл” бәйгесе үтте

15 мартта Буа шәһәренең М.Вахитов исемендәге гимназиядә төбәкара “Аулак өй-баттл” бәйгесе үтте. Буа данын гимназия укучылары командасы һәм “Ак калфак” татар хатын кызларынын иҗтимагый оешма әгьзалары яклады.Чара гимназия укучылары чыгышыннан башланды. Алты районнан килгән командалар классик әдәбияттан бирелгән шигырьләрнең исемен һәм авторын белергә, тиз арада такмаклар язып җырларга тиеш иде.

Шунда ук йөзек салыш уены оештырылды. Буа командасы Кайбыч районыннан килүчеләр белән көч сынашты. Бәйге төркемендә ТР язучылар берлеге әгьзасы, Гөлнур Айзетуллова да катнашып үзенең яңа гына язылган шигырен тәкьдим итте. Командалар арасындагы бәйгедә уңышлы чыгыш өчен гимназиянең 11 нче сыйныф укучысы Ильяс Абелханов, “Ак калфак”лы Нурдания Низамова җинүче исеменә лаек булды. Алар республика командасы составында алдагы этапта катнашу хокукы алды.

“Аулак өй-баттл”проекты катнашучылары проект җитәкчесе, ТР журналистлар берлеге әгьзасы Сәрия Закирова, жюри рәисе С.Сөләйманова премиясе лауреаты, шагыйрә Фәүзия Солтан имзалаган сертификатлар белән бүләкләнде.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*