tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Әгерҗелеләр «Урал Сандугачы» конкурсыннан җиңү белән кайтты
Әгерҗелеләр «Урал Сандугачы» конкурсыннан җиңү белән кайтты

Әгерҗелеләр «Урал Сандугачы» конкурсыннан җиңү белән кайтты

Әгерҗе районы Мәдәният йорты Марат Муллахмәтов җитәкчелегендәге “Көмеш телле гармун” халык ансамблендә катнашучылар чираттагы җиңү белән кайтты.

Татар җырын башкаручылар һәм уен коралларында уйнаучылар арасында “Урал сандугачы”  ачык төбәкара бәйгесендә  ансамбль Беренче дәрәҗә лауреат исеменә лаек булды һәм бүләк белән бүләкләнде.

Сүз уңаеннан, бу ансамбльнең беренче генә җиңүе түгел. Коллектив узган ел да бу конкурста җиңүгә лаек булган иде.

agryz.tatarstan.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*