tatruen
Баш бит / Яңалыклар / «Алтын битлек»кә тәкъдим ителгән Татарстан театрларының Мәскәү чыгышлары башланды
«Алтын битлек»кә тәкъдим ителгән Татарстан театрларының Мәскәү чыгышлары башланды

«Алтын битлек»кә тәкъдим ителгән Татарстан театрларының Мәскәү чыгышлары башланды

Спектакльләре «Алтын битлек» театр премиясенә тәкъдим ителгән Татарстан театрлары бүгеннән Мәскәү сәхнәләрендә чыгышларын башлады.

Мәскәүдә «Алтын битлек» театр премиясенең конкурс спектакльләрен күрсәтүләр бара. Россиянең 17 шәһәреннән 81 спектакль катнаша. Быел алар арасында Татарстан вәкилләре аеруча күп, дип хәбәр итә ТР Мәдәният министрлыгының матбугат үзәге.

Фестивальгә Татарстаннан өч дәүләт театры — Казан яшь тамашачы театры, «Әкият» курчак театры», Түбән Кама театры; ике бәйсез коллектив — «Театр. Акт» һәм «МОÑ» бара.

15, 16 һәм 17 мартта В.Мейерхольд исемендәге үзәкнең яңа сәхнәсендә «Эксперимент» номинациясендә «ҺAVA» перфомансы тәкъдим ителә. Режиссеры — Туфан Имаметдинов, хореограф — Марсель Нуриев, биюче — Айсылу Мирхафизхан, текст — Йолдыз Миңнуллина.

18 һәм 19 мартта шул ук сәхнәдә «МОÑ» театрының «Эксперимент» категориясеннән тагын бер спектакль — «ЧЫН ТАТАР» күрсәтелә. Авторлары — Ксения Шачнева һәм Динә Сафина.

29 һәм 30 мартта Драматургия һәм режиссура үзәгендә — Түбән Кама театрының «Таң алдыннан» пластик спектакле. Режиссер — Туфан Имаметдинов, рәссам — Лилия Имаметдинова, хореограф — Марсель Нуриев, яктыртучы рәссам — Илшат Сәяхов, музыка — Шамил Шәрифуллин.

30 һәм 31 мартта 19.00 сәгатьтә С.В. Образцов исемендәге Үзәк курчак театры сәхнәсендә — «Әкият» курчак театрының «Адәмнәр» спектакле. Куючы режиссер — Илгиз Зәйниев, рәссам — Сергей Рябинин, композитор — Эльмир Низамов, яктылык куючы рәссам — Михаил Кирильцев.

8 апрельдә 19.00 сәгатьтә Мсәкәү яшь тамашачы театрында Казан ТЮЗының «Иваново детство» спектакле. Режиссер һәм рәссам — Антон Федоров.

9 апрельдә «Винзавод»та — «Театр. Акт»ның OVERTIME спектакле күрсәтелә.Авторлар: Ангелина Мигранова, Родион Сабиров.

Лауреатлар 20 апрельдә билгеле була.

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*