tatruen
Баш бит / Яңалыклар / «Урал сандугачы» халыкара фестиваль-конкурсының нәтиҗәләре билгеле булды
«Урал сандугачы» халыкара фестиваль-конкурсының нәтиҗәләре билгеле булды

«Урал сандугачы» халыкара фестиваль-конкурсының нәтиҗәләре билгеле булды

12-13 мартта Екатеринбург шәһәрендә «Урал сандугачы» татар җырын башкаручылар һәм уен коралларында уйнаучыларның XV төбәкара фестиваль-конкурсы узды. Анда Екатеринбург шәһәреннән Веларик Садыйков Гран-прига ия булды.

Бәйге «Уен коралларында уйнау», «Вокал ансамбльләр», «Вокал-уен кораллары ансамбльләре», «Ялгыз җырлау» номинацияләрендә узды. Анда 17 яшькә кадәр, 18-35 яшь, 35-65 яшь төркемнәрендә чыгыш ясадылар. Бу турыда Татарстан Республикасының Свердловск өлкәсендәге Даими вәкиллеге матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Урал сандугачы» татар җырын башкаручылар һәм уен коралларында уйнаучыларның XIV төбәкара конкурсында Свердловск, Чиләбе, Курган, Төмән, Новосибирск, Ульяновск өлкәләре, Пермь крае, Башкортстан, Татарстан, Удмуртия республикалары вәкилләре катнашты.

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*