tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Буа театрының «Дәрвиш» моноспектакле өч версиядә күрсәтеләчәк
Буа театрының «Дәрвиш» моноспектакле өч версиядә күрсәтеләчәк

Буа театрының «Дәрвиш» моноспектакле өч версиядә күрсәтеләчәк

Буа театрының «Дәрвиш» моноспектакле өч версиядә күрсәтеләчәк. Өч көн дәвамында – 14, 15, 16 гыйнварда Казанда «Дәрвиш» моноспектакленең икенче версиясе уйналды. Спектакль Камал театрының Кече залында күрсәтелде.

«Дәрвиш» спектакле күренекле дин галиме, мәгърифәтче, ишан Нургали Хәсәновка багышланган. Спектакльнең бердәндер артисты – Татарстанның халык артисты, Буа дәүләт театры директоры Раил Садриев үзе. Режиссеры – Тимур Кулов. «Дәрвиш» моноспектакле рус телендә чыкты. «Һөнәр» фестивалендә дә рус телендә күрсәтелде.

Әлеге спектакльне кую идеясе белән Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин чыккан. Буа Нургали Хәсәновка багышланган фәнни-гамәли конференциядә моноспектакльнең эскиз вариантын да караган.

Казан гастрольләре алдыннан аның татарча версиясе әзерләнгән. Әсәрне журналист һәм язучы Искәндәр Сираҗи тәрҗемә иткән. Татарча версиягә икенче линия – Раил Садриев линиясе өстәлгән.

Камил хәзрәт Камал театрына килеп спектакльнең татарча версиясен карады. Спектакльдән соң ул «Татар-информ» журналистына спектакль турында үзенең кайбер тәкъдимнәрен әйтәчәген белдерде.

«Мин спектакльне өч вариантта уйнарга булдым – русча, татарча Раил белән һәм татарча Раилсез. Өченчесе дин әһелләре өчен. Чөнки Раил өлешендәге кайбер әйберләр аларга ошамаска мөмкин», дип ачыклык кертте Раил Садриев.

«Тамашачыда Раилле варианты да кызыксындыру тудырды – күпләр шул вариант яклы. Мин уйный-уйный һаман эзләнәм», – диде ул.

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*