tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Васил Шәйхразыев һәм Байкал аръягы крае губернаторы татарлар белән очрашты
Васил Шәйхразыев һәм Байкал аръягы крае губернаторы татарлар белән очрашты

Васил Шәйхразыев һәм Байкал аръягы крае губернаторы татарлар белән очрашты

Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев эш сәфәре белән Чита шәһәренә килде. Биредә ул  Ерак Көнчыгыш федераль округының татар иҗтимагый оешмалары активы белән очрашты.

Очрашу вакытында Байкал аръягы крае татарлары җәмгыяте җитәкчесе Таһир Әгъләмов Татарстан делегациясен һәм килгән кунакларны сәламләде.

– Ел саен Россия Федерациясе федераль округларында татарларның этник һәм мәдәни үзенчәлеген саклау, шулай ук Татарстан Республикасыннан читтә яшәүче татар халкының рухи ихтыяҗларын канәгатьләндерү мәсьәләләре буенча эш тәҗрибәсе белән танышу максатыннан татар иҗтимагый оешмалары белән очрашулар уздырыла. Ерак Көнчыгыш федераль округында утырышлар Хабаровск, Көньяк Сахалин, Находка һәм Комсомольск-на-Амуре шәһәрләрендә үткәрелде,-дип белдерде ул.

Бүгенге очрашуга Байкал аръягы крае губернаторы Александр Осипов та килде. Өлкә җитәкчесенең мондый чарада катнашуы әле беренче тапкыр. Гадәттә, утырышлар вакытында Губернатор урынбасарлары, Хөкүмәт рәисләре урынбасарлары, министрлар гына катнаша иде.

Васил Шәйхразыев Александр Осиповка, шулай ук Байкал аръягы крае хөкүмәтенә рәхмәтләрен җиткерде һәм ел саен Федераль округларда уза торган җыеннар турында сөйләде.

-2017 елда Бөтендөнья татар конгрессы структурасында булган үзгәрешләрдән соң, 2018 елдан башлап округ җыеннары үткәрелә башлады. Без Россиянең төрле төбәкләрендә 6 ел рәттән татар иҗтимагый оешмалары белән очрашулар уздырабыз,-диде ул.

Васил Шәйхразыев 2022 елның Идел буе Болгар дәүләтендә ислам дине кабул ителүгә 1100 ел тулуга һәм Бөтендөнья татар конрессының 30 еллыгына багышланган чараларга бай булуын ассызыклады.

Милли Шура рәисе шулай ук  махсус хәрби операциядә катнашучыларның балаларын Татарстан лагерьларына чакыру буенча эш алып барачакбыз диеп белдерде.

Әлеге чарада Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Марс Тукаев, Байкал аръягы крае мөселманнары Диния нәзарате рәисе Алмаз хәзрәт Сәлахов, Бурятия Республикасы Төбәк татар милли-мәдәни  мохтарияте рәисе Саҗидә Баталова, Сахалинск өлкәсе Төбәк татар милли-мәдәни мохтарияте рәис Зәкия Вәлитова, Приморье крае “Туган ил” татар һәм башкорт иҗтимагый оешмасы рәисе Рамил Килмөхәммәтов, Ерак Көнчыгыш татарлары конгрессы рәисе, Саха (Якутия) Республикасының Татарстан Республикасындагы вәкиле Рамил Закиров һ.б. катнашты.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*