tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Нәкый Исәнбәткә багышлап «Җыен» фонды чыгарган китап Тинчурин театрында тәкъдим ителә
Нәкый Исәнбәткә багышлап «Җыен» фонды чыгарган китап Тинчурин театрында тәкъдим ителә

Нәкый Исәнбәткә багышлап «Җыен» фонды чыгарган китап Тинчурин театрында тәкъдим ителә

Тинчурин театры «Идегәй» премьерасы алдыннан күренекле галим Нәкый Исәнбәткә багышланган китап презентациясенә чакыра. Җыентык «Җыен» фондының «Шәхесләребез» сериясында нәшер ителгән.

«Театрда «Идегәй» спектакле премьерасы уңаеннан дастанга һәм «Идегәй» әсәрен беренче булып бастырып чыгаручы әдип, Татарстанның халык язучысы Нәкый Исәнбәткә, аның Тинчурин театры белән хезмәттәшлегенә багышланган күргәзмә дә әзерләнә», – дип хәбәр итә Тинчурин театрының матбугат үзәге.

«Син сазыңны уйнадың»дип аталган китап тәкъдим итү кичәсе һәм күргәзмә ачылу тантанасы 20 гыйнвар көнне була. Башлана – 10:00 сәгатьтә.

Тинчурин театры чараны Татарстан мәдәният министрлыгы, «Җыен» фонды, Татарстан язучылар берлеге һәм КФУның Г.Тукай исемендәге милли мәдәният һәм мәгариф Югары мәктәбе белән берлектә оештыра. Китапны тәкъдим итү кичәсендә язучылар, галимнәр, театр белгечләре, артистлар һәм Тинчурин театры актерлары катнаша.

Нәкый Исәнбәткә багышланган китапны тәкъдим итү барышында әдипнең әсәрләреннән өзекләр уйналачак, шигырьләре һәм җырлары яңгыраячак. Чарада халыкара конкурслар лауреаты, Җиһанов исемендәге Казан консерваториясе укытучысы Сөмбел Кыямова, Казан театр училищесы студентлары чыгыш ясаячак. Чара барышында Тинчурин театрының Ильяс Камал җитәкчелегендәге камера оркестры чыгышы көтелә.

Китапны басмага филология фәннәре кандидаты Миләүшә Хәбетдинова әзерләгән. Күргәзмә дә галимә белән берлектә әзерләнгән.

«Идегәй» спектакле премьерасы 26-27 гыйнварга билгеләнгән. Спектакльне Тинчурин театрының баш режиссеры Туфан Имаметдинов чыгара.

  • «Идегәй» спектакленә әзерлек вакытында «Ачык университет» укыту платформасы К.Тинчурин театры белән берлектә татар дастаннарына багышланган «Татар дастаны ни сөйли?» дип аталган яңа курс оештырды. Тинчурин театрында язучы, «Идегәй» дастанының бер вариантының мөхәррие Галимҗан Гыйльманов, тарихчы Дамир Исхаков лекцияләр уздырды.
  • Шулай ук «Ачык университет» белем бирү проекты кысаларында төрки сугыш сәнгате буенча мастер-класс үткәрелде.

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*