tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Буада эшмәкәрләр крестьян-фермер хуҗалыклары белән танышалар
Буада эшмәкәрләр крестьян-фермер хуҗалыклары белән танышалар

Буада эшмәкәрләр крестьян-фермер хуҗалыклары белән танышалар

Бүген Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыенында катнашучылар Буа районының авыл хуҗалыгы оешмалары, биредә эшчәнлек алып баручы эшкуарлар һәм хуҗалыклар белән танышалар.

Делегатлар Ильдар Гыймалов крестьян-фермер хуҗалыгында булдылар. Хуҗалык 2019 елның азагында төзелгән. Биредә кош-корт үрчетелә: тавыклар, күркәләр, үрдәкләр, казлар. Проектның планында – кош үрчетү фермасы булдыру. Бүгенге көндә биредә 1200ләп кош-корт санала, 2021 елда 5 тоннан артык ит җитештерелгән.

Шулай ук кунаклар Бик-Үти авыл җирлегендә ирле-хатынлы Дәүләтшиннар хуҗалыгына килде. Монда алманың – 15, кура җиләгенең- 5, җир җиләгенең- 20 төре үстерелә. Әлеге җиләк-җимеш үстерү фермасы 550 гектар мәйданны били.

Съездда катнашучылар Боерган авыл җирлегендә «Хисамов Раил Заһит улы» крестьян-фермер хуҗалыгында булдылар. Ул 2015 елда «Начинающий фермер» программасы буенча грант откан һәм әлеге акчаларга атлар сатып алган. Маллар арасында «Русский» һәм «Литва тяжеловоз» токымлы атлар бар. Бүген аның хуҗалыгында 60 баш ат исәпләнә. Биредә малларга азык әзерләү өчен файдаланыла торган 35 гектар җир эшкәртелә. Хуҗалыкта казылык һәм башка төрле азык-төлек җитештерелә, алар авыл хуҗалыгы ярминкәләрендә, шулай ук Казан шәһәренең Агросәнәгать паркында сатыла.

Буа районының хуҗалыклары белән танышу пленар өлеш белән тәмамланачак.

Быел җыенда 41 Россия төбәге һәм 4 чит илдән 530 делегат катнаша.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*