tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Васил Шәйхразыев: Бүгенге көндә татар эшмәкәрләре өчен яңа мөмкинлекләр ачыла
Васил Шәйхразыев: Бүгенге көндә татар эшмәкәрләре өчен яңа мөмкинлекләр ачыла

Васил Шәйхразыев: Бүгенге көндә татар эшмәкәрләре өчен яңа мөмкинлекләр ачыла

. Татарстан Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев бүгенге көндә татар эшмәкәрләре өчен яңа мөмкинлекләр ачылуын әйтте.

«Безгә бервакытта да эшләргә җиңел булмады. Санкцияләр дигәндә, бер яктан авырлык килсә, икенче яктан, тагын да сыйфатлы продукция җитештерү мөмкинлеге туа», — дип сөйләде ул X Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыены ачылышында.

Ул хөкүмәт тарафыннан ярдәмнең кирәк булуын да ассызыклады.

«Хөкүмәт ягыннан ярдәм булса, продукциянең сыйфаты артачак. Бүгенге көндә чит илләр ябык, безгә кертмиләр, без җибәрә алмыйбыз. Шуңа күрә бездә артык ризык була икән, аларны сату мөмкинлеге туа. Продукция килеп җитми икән, без аны үзебездә ясый алабыз. Мөмкинлекләр кинәт кенә артып китте», — диде ул «Татар-информ» хәбәрчесенә.

X Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыенына быел Россиянең 40 төбәгеннән 530 делегат җыелган.

Гөлүзә Ибраһимова 

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*