tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Россия төбәкләре татарлары өчен «Татар этникасы» белем бирү комплексы тәкъдим ителде
Россия төбәкләре татарлары өчен «Татар этникасы» белем бирү комплексы тәкъдим ителде

Россия төбәкләре татарлары өчен «Татар этникасы» белем бирү комплексы тәкъдим ителде

Россия төбәкләрендә яшәүче татар балалары, яшьләре өчен татар теленең абруен күтәрү уңаеннан Татар федераль милли-мәдәни автономиясе дүрт уку-укыту һәм методик әсбапларыннан торган «Татар этникасы» белем бирү комплексын чыгарган. Әсбапларны Россия төбәкләрендәге автономияләрдән бушка алып булачак.

«Бүгенге көндә федераль автономиягә 38 төбәк һәм 7 җирле милли оешма керә. Балаларның татар телен, гореф-гадәтләрен белүе — безнең алдыбызга куелган бурыч. Без ел саен төрле әсбаплар чыгарырга тырышабыз. Бу мәсьәләдә төп ярдәмчебез Саҗидә Баталова иде. Ул идея һәм проект авторы да», — диде «Татар-информ»да матбугат очрашуында Татар федераль милли-мәдәни автономиясенең башкарма директоры Миләүшә Шәрәпова.

Проект белем бирү учрежденияләре өчен каралган: балалар бакчасы, мәдәният үзәкләре, якшәмбе мәктәпләре һ.б. «Орлык уйлап табу» укыту-методика комплексының тиражы — 3 мең. «Татар этникасы» комплексы автономиянең баш битендә урнашкан, проектның электрон варианты белән теләгән һәркем таныша ала. Проект федераль дәүләт белем бирү стандартлары буенча эшләнгән.

«Иртәгесе уңышның орлыклары — бүгенге туфракта үсә», — дигән иде Рөстәм Миңнеханов. Орлыкларны вакытында чәчергә, вакытында үстерергә кирәк дип таптык. Проект төбәкләрдәге яшьләрнең тел, мәдәниятне белмәү проблемасын хәл итәр дип өметләнәм. «Татар этникасы» проектында сигез миллион татарның бай тарихын чагылдырасы килде», — диде проектның авторы, Бурятиянең татар милли-мәдәни автономиясе рәисе Саҗидә Баталова.

Аның әйтүенчә, Бурятиядәге татарлар туган телләрен белми.”50 яшьтән өлкәнрәкләр сөйләм телен белергә мөмкин, татар телен белгән әби-бабайлар калмады диярлек, яшь буын татар телен бөтенләй белми. Балалар телне өйрәнергә дә әзер, әмма өйрәтүче юк. Татар булыр өчен татар телен, татар җырларын белү кирәк. Төбәкләрдә яшәүче шундый яшьләр өчен без махсус шушы комплексны эшләргә булдык», — диде ул.

«Проект үрнәгенә карап, татар теле кабинетларын эшләргә була. Моннан тыш, без „Татар этникасы“ дигән мобиль кушымта та ясадык. Анда мәкаль-әйтемнәр, рәсемнәр бар. Дәресләрнең конспектын өч блокка бүлеп бирдек: өй, гаилә һәм агач. Конспектлар 3 яшьтән алып 7 яшьтәге балалар өчен каралган. Без татар дөньясыннан еракта яшибез, шуңа күрә бу ресурс барыбызга да файдалы булыр», — диде Саҗидә ханым.

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*