tatruen
Баш бит / Яңалыклар / ВИДЕО: Буада Туган тел һәм халыклар бердәмлеге елына багышлаган күргәзмә эшли башлады

ВИДЕО: Буада Туган тел һәм халыклар бердәмлеге елына багышлаган күргәзмә эшли башлады

Юнеско медале, алтын пальма ботагы. Буа районы авылларында әнә шундый үзенчәлекле экспонатлар куелган күчмә күргәзмә эшли башлады. Туган якны өйрәнү музее аны 2021 елда Татарстанда игълан ителгән Туган тел һәм халыклар бердәмлеге елына багышлаган.

Буа шәһәренең 1 сәнгать мәктәбе укучыларының декоратив-гамәли эшләре күргәзмәсе Вольнистан авылы мәдәният  йортында урын алды. Балчыктан  ясалган балалар эшләренеж һәрберсе үзенчәлекле тарихи мәгънәгә ия.

 Сәнгать мәктәбе укытучысы Павел Ярхунов: “Күргәзмәгә төрле халык традицияләрендәге уенчыклар куелды. Биредщ татар, рус, чуаш,  мордва халыклары уенчыклары бар.”

Күргәзмәгә килүчеләр балчык чүлмәкләр ясау процессын да үз күзләре белән күрделәр.

Туган якны өйрәнү музее директоры Люция Әхмәтҗанова белдерүенчә,  күчмә күргәзмә киләчәктә Буа районының барлык авылларында оештырыла.

  Туган якны өйрәнү музее директоры  Люция Әхмәтҗанова: “Күргәзмздә музей фондында сакланучы бик истәлекле экспонат бар. Ул районга  2000 елда тапшырылган Юнеско медале һәм алтын пальма ботагы.  Милли костюмнар, халыкнын күңел байлыгы салынган сөлгеләр,- барысы бар. Үзебезнең фондтагы кызыклы экспонатларны кешеләргә күрсәтергә, кызыксындырырга телибез.”

Узган ел музей Татарстанның Идел аръягы районнарында күчмә күргәзмәләр оештырган иде. Алар ТАССРның 100 еллыгы һәм Җиңүнең 75 еллыгына, Буа шәһәрендә да тимер юл төзү тарихына багышланды.

Камилә Мусина, Гакыйл Камалетдинов

trt-tv.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*