tatruen
Баш бит / Яңалыклар / ВИДЕО: Халык санын алу – илебез өчен һәрчак мөһим вакыйга

ВИДЕО: Халык санын алу – илебез өчен һәрчак мөһим вакыйга

2010 нчы елда узган халык санын алу нәтиҗәләре буенча илдә 5 млн 310 мең 649 татар исәпләнә. Сан ягыннан икенче милләт. Бу урынны саклап калыр өчен – җанисәптә һәрбер татарның катнашуы һәм уяулыгы кирәк. Милли шура татар халкына мөрәҗәгатендә беренче чиратта шуңа өнди.

Кайсы төбәктә яшәвебезгә, телнең нинди диалектында сөйләшүебезгә карамастан без бер халык! Без бергә!, – диелә мөрәҗәгатьтә. Бер биткә – бар мәгънә салынган.

Халык санын алу – илебез өчен һәрчак мөһим вакыйга. Кайчак аны санау-хисаплау белән бәйле гадәти бер чара дип кенә кабул итү күзәтелә. Шул ук вакытта дәүләт күләмендә инфраструктура үсеше, милли-мәдәни өлкәдә программ чаралар кабул итү, ә булганнарына яңа сулыш өрү белән бәйле карарлар чыгару шуңа бәйләнгән. Әлеге җаваплы чорда без һәрбер татарны, активистларны, иҗтимагый оешмаларны 2021 елда халык санын алуда актив катнашырга, бер-берсенә ярдәм итәргә, үзләренә ирекле волонтерлык вазыйфаларын йөкләргә өндибез.

Халык санын алу – коры статистика мәгълүматларын җыю гына түгел. Аеруча да милләт, туган тел мәсьәләсенә кагылышлы сорауларга җавап биргәндә уяулыкны югалтырга ярамый. Битараф булмау кирәк.

Без, территориаль, милли-дини яисә башка үзенчәлекләрне өстен куеп, башкача язылырга чакыру очраклары бар, дигән хәбәрләр алабыз. Шул сәбәпле халкыбызның бербөтенлеген какшату, аны төркемнәргә аеру куркынычы яный. Халык исәбен алу беренче тапкыр электрон форматта узачагын әйтеп китәргә кирәк. Бу очракта үзең һәм гаиләң турындагы мәгълүматларны турыдан-туры, арадашчыларсыз теркәү мөмкинлеге туа.

Мөрәҗәгать белән генә чикләнмиләр, билгеле. Милли Шура составындагы 75 кешедән 7 эшче төркем оештырыла. Дини оешмалар, мәдәният, мәгариф, аналитика, татар эшмәкәрләре, татар яшьләре белән эшләү – һәр төркемнең рәисләре билгеләнде.

Рөстәм Миңнеханов үзенең еллык юламасында халык санын алуны югары дәрәҗәдә оештыруны йөкләгән иде.

Бөтен Россия күләмендә халык санын алу киләсе елда мөһим вакыйгаларының берсе булачак.
Республика Хөкүмәтенә, муниципаль берәмлекләр башлыкларына тиешле аңлату эшләре алып барып, бу эштә җәмәгатьчелекнең актив катнашуын тәэмин итеп, аны иң югары дәрәҗәдә оештыруны йөклим.
Халык санын исәпкә алу нәтиҗәләре икътисад, демография, социаль өлкәдә стратегик планлаштыру өчен генә түгел, һәр милләт өчен дә бик мөһим.

Бөтенроссия халык санын алуның төп этабы апрельнең 1 еннән 30ына кадәр узачак. Аны уздырганда кулланылачак планшетлы компьютерлар инде Татарстанга кайтарылды. Бу – халык санын алуның соңгы гадәти һәм беренче цифрлы ысулы булачак.

tnv.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*