tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Булдыклы һәм максатчан
Булдыклы һәм максатчан

Булдыклы һәм максатчан

Танылган милләттәшебез – Россия Федерациясенең табигать ресурслары һәм экология министрлыгы карамагындагы дәүләт учреждениесе – “Сенгилей таулары” милли паркы директорының тирә-юнь мохитне саклау буенча урынбасары, өлкә татар милли-мәдәни автономиясенең башкарма комитеты әгъзасы Әмир Хуҗаҗан улы Галяутдинов 11 декабрьдә 50 яшьлек юбилеен билгеләп үтә.

Тормыш юлында яңадан-яңа үрләр яулап, зур уңышларга ирешеп яшәүче Әмир Хуҗаҗан улы Иске Майна районы Иске Кызылсу авылында күп балалы гаиләдә дөньяга килә. Белемгә омтылып, физик хезмәт белән чыныгып үсә ул. Урта мәктәпне тәмамлаганнан соң, укып чын кеше булу теләге аны Ульяновск политехник институтының төзелеш факультетына алып килә. Аннары әле ул Россия Федерациясе Президенты карамагындагы вузны – Россия халык хуҗалыгы һәм дәүләт хезмәте академиясен юриспруденция белгечлеге буенча тәмамларга да мөмкинлек таба.

Тырыш, булдыклы, максатчан егет үзенең хезмәт юлын “Ульяновскгазстрой” дәүләт преприятиесендә инженер сыйфатында башлап җибәрә. Катлаулы туксанынчы еллар ахырында аңа эшмәкәрлек белән шөгыльләнергә дә туры килә. Ә 2004 елдан Әмир Хуҗаҗан улының тормыш биографиясе экологияне саклау юнәлешендәге дәүләт хезмәте белән бәйле. Башта дәүләт максатчан бюджет экология фондында баш белгеч һәм генераль директор урынбасары вазыйфаларын башкара. Озак та үтми Ульяновск өлкә дәүләт экологик күзәтү комитетының бүлек җитәкчесе итеп билгеләнә. Әлеге юнәлештә бай тәҗрибә туплаган милләттәшебез 2013 елда өлкә авыл, урман хуҗалыгы һәм табигать ресурслары министрлыгының дәүләт экологик күзәтү департаменты директоры вазыйфаларына керешә. Аннары шул ук министрлыкның тирә-юнь мохитне саклау департаменты директоры урынбасары – бүлек башлыгы булып эшли. Соңгы ике елда федераль структураның – Росприроднадзорның Ульяновск өлкәсе буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары хезмәтен башкара. Хәзерге вакытта Әмир Хуҗаҗан улы яңа гына булдырылган дәүләт оешмасында – “Сенгилей таулары” милли паркында директор урынбасары вазыйфаларын үти.

Күпьеллык тырыш һәм намуслы хезмәте өчен Әмир Хуҗаҗан улы өлкә Губернаторының Почет грамотасы, Идел буе федераль округының табигатьтән файдалану сферасында күзәтчелек буенча департаментның Рәхмәт хаты һәм Ульяновск өлкәсе урман хуҗалыгы һәм табигать ресурслары министрлыгының Мактау грамоталары белән бүләкләнгән.

– Мин үземне бәхетле кеше итеп саныйм. Хезмәт юлымда канәгатьлек хисе тудырырлык яраткан эшем бар. Табигать-Анабызны, тирә-як мохитне, экологияне саклауга үз өлешеңне кертә алу үзе бер зур шатлык-сөенеч бит ул. Гаилә тормышым да түгәрәк – яраткан хатыным белән өч бала үстерәбез. Туганнарым барысы да исән-саулар, аралашып, бер-беребезгә таянып яшибез. Бәхет өчен шул да җитә!- ди Әмир Хуҗаҗан улы.

emetul73.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*