tatruen
Баш бит / Яңалыклар / «Без үзгә, әмма без бергә» («Мы разные, но мы — вместе») фестиваль-конкурсына йомгак ясалды
«Без үзгә, әмма без бергә» («Мы разные, но мы — вместе») фестиваль-конкурсына йомгак ясалды

«Без үзгә, әмма без бергә» («Мы разные, но мы — вместе») фестиваль-конкурсына йомгак ясалды

«Татарстан — яңа гасыр» республика иҗтимагый хәрәкәте тарафыннан ТАССРның 100 еллыгына багышланган «Без үзгә, әмма без бергә» («Мы разные, но мы — вместе») фестиваль-конкурсына йомгак ясалды. «Мир» кинотеатрында үткән бүләкләү тантанасында КФУның Татар халык хорына беренче дәрәҗәдәге лауреат исеме бирелгәне билгеле булды.

«Татарстан — Яңа гасыр» хәрәкәте рәисе, Дәүләт Советы депутаты Алсу Тарханова фестивальнең алты ел дәвамында Министрлар Кабинеты ярдәме белән уздырылганын әйтте. «Быел коронавирус булу сәбәпле, номерларны онлайн карап, бәя бирдек. Татарстанда хор хәрәкәтенең тамырлары ныклы. Шуның бер дәлиле — татар сәнгатен студентлар арасында таныткан КФУның Татар халык хоры», — диде ул хәбәрчегә.

Аның сүзләренчә, фестивальдә быел аграр, медицина, авыл хуҗалыгы, педагогик уку йортлары да катнашкан. «Сәнгать юнәлешендәге уку йортларының килүе гадәти хәл иде, ә сәнгатьтән ерак булган белгечләрнең катнашуы — сирәк күренеш. Бәйге турында игълан иткәч, районнарда хорлар барлыкка килде. Бу яшьләрне иҗатка этәрә. Хор сәнгатен пропагандалау эшчәнлегендәге максатыбызны үтибез дип уйлыйм», — ди Алсу Тарханова.

Хор коллективларның сайлавы буенча ике төрле жанрлы әсәр башкару төп шарт булган. Жюри аларның сәнгатьлелеген, бирелгән тематикага туры килүен бәяләгән. «Туган ягым — Татарстан» җырын башкару (Александр Ключарев музыкасы, Гөлшат Зәйнашева сүзләре) мәҗбүри саналган. Җиңүчеләрнең исемлеге белән шушы сылтамадан танышырга мөмкин.

Фестивальнең максаты — ТАССР барлыкка килү тарихын һәм Татарстанның җыр мирасын өйрәнүгә, саклап калуга һәм танытуга ярдәм итү. ТАССРның 100 еллыгы уңаеннан Татарстан Республикасы студентлар хорлары алдында төрле халыклар әсәрләрен башкару, республикада хор коллективларын активлаштыру, ТАССРның 100 еллыгына багышланган яңа концерт программалары булдыру күздә тотылды.
Фестивальне «Татарстан — яңа гасыр» республика иҗтимагый хәрәкәте оештыра. Шулай ук бәйгене уздыруда ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы, ТР Мәдәният министрлыгы, Казан дәүләт консерваториясе, Казан дәүләт мәдәният институты, «Казан талантлар ачык университеты 2.0» коммерцияле булмаган автоном оешмасы да катнаша.

Зилә Мөбәрәкшина 

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*