tatruen
Баш бит / Яңалыклар / «ШАЯН ТВ» балалар телеканалының туган көненә багышланган «ШАЯН ONLINE» бәйрәм концерты!
«ШАЯН ТВ» балалар телеканалының туган көненә багышланган «ШАЯН ONLINE» бәйрәм концерты!

«ШАЯН ТВ» балалар телеканалының туган көненә багышланган «ШАЯН ONLINE» бәйрәм концерты!

10 нчы декабрь көнне 16:00 сәгатьтә «ШАЯН ТВ» каналы туган көненә багышланган «ШАЯН ONLINE» бәйрәм концертын оештыра! Туры эфирда иң матур җырлар, онытылмаслык чыгышлар, татар эстрадасы йолдызлары, үзенчәлекле дуэтлар һәм, әлбәттә, премьералар! Концертның телевизион трансляциясен 20:30да «ШАЯН ТВ» каналында һәм сайтта карарга мөмкин булачак!

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Нургали улы Миңнеханов хәер-фатыйхасы белән ачылган тәүлек әйләнәсе татар телендә эшли торган бердәнбер балалар каналына 12 ноябрь көнне 2 ел тулды. Шул уңайдан, «ШАЯН ТВ» каналы дусларына бүләк әзерли!

Бәйрәм чарасы «Сәйлән» балалар телевизион татар җыры фестивале лауреатлары чыгышы һәм «Балачак җыры» бәйгесендә катнашып, җиңү яулаган 5 клипны тәкъдим итү белән үрелеп барачак.  «Сәйлән» фестиваленең 2нче сезоны җиңүчеләре исә татар эстрадасы йолдызлары белән бер сәхнәдә балкыячак! Махсус кункаклар: Эльмира Калимуллина, Илгиз Мөхетдинов, Зәринә Вилданова һәм Илгиз Шәйхразиев.

Концертны дөньяның теләсә кайсы почмагында карарга мөкин. Безнең максатыбыз да  – туган телебез сагында булып, дөньядагы бөтен татар балаларын берләштерү. Тамашачылар өчен концертның туры эфиры YouTube каналда һәм инстаграм аккаунтта тәкъдим ителәчәк.

10 декабрь көнне «ШАЯН ONLINE» концертын 16:00 сәгатьтә YouTube  платформасы аша, ә 20:30да «ШАЯН ТВ» каналында карагыз! Бәйрәм программасы берәүне дә битараф калдырмас!

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*