tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Бурятиядә 24 июнь көнне «Байкал Сабантуе-2023» узачак
Бурятиядә 24 июнь көнне «Байкал Сабантуе-2023» узачак

Бурятиядә 24 июнь көнне «Байкал Сабантуе-2023» узачак

Бурятия татарларының төбәк милли-мәдәни автономиясе, республиканың Селенгин районы Республика хөкүмәте һәм хакимият башлыгы, милләтара мөнәсәбәтләр һәм гражданнарны үстерү комитеты ярдәме белән 24 июнь көнне XVI «Байкал Сабантуе-2023» татар мәдәни-спорт бәйрәмен уздыра. Бу хакта Бурятия татарлары автономиясе рәисе Саҗидә Батталова хәбәр итә.

Бәйрәм Чуртан күле янында, “Смена” ял базасы территориясендә көндезге сәгать 11дә башлана, дип белдерә оештыручылар.

Бурятиянең Татар автономиясе май аенда Селенгин районының Селендума авылы халкы белән Ватан геройлары хөрмәтенә миләш аллеясы утырткан һәм әлеге проект Байкал Сабантуе патриотик чараларын башлап җибәргән иде. Сабантуйның спорт ярышларында икенче ел рәттән инде махсус хәрби операциядә катнашучыларның гаиләләре, хәрбиләр һәм ветераннар көч сынаша.

Кунакларны һәм “Халыклар дуслыгы” Бурятия халыклары ассоциациясе вәкилләрен Дуслык урамында каршы алачаклар. Анда алмагачлы Усть-Кяхты, сырганаклы Селендума, тайгалы Тэгда, шомыртлы Харашибир — “Байкалда татар бизәкләре” этнотурлар проекты җирлекләре татар йорты колоритын тәкъдим итәчәк.

Бәйрәм сәхнәсендә Татарстанның атказанган артисты Булат Нигъмәтуллин, “Байкал-Идел” бию мәктәбе, “Шатлык”, “Алмагачлар”, “Умырзая” этнотөркемнәре һәм республика районнарының иҗат төркемнәре чыгыш ясаячак. Милли татар көрәше батырын бәрән белән бүләкләячәкләр. Көянтә белән су ташу, кашыкка йомырка салып йөгерү, татар әбиләре башкаруында рэп — “Токмач-баттл” тыңлый-тыңлый өй токмачы кисү, катыктан акча эзләү һәм тагын башка кызыклы ярыш-уеннар булачак, ди оештыручылар.

“И туган тел, и матур тел” иҗат бәйгесендә татар телендә иң яхшы чыгыш ясаучыларны ачыклаячаклар. Шулай ук, мастер-классларда борынгы шәҗәрә билгесе — “Тамга” ясарга, сувенирларга бизәкләр төшерергә, эченә шифалы үләннәр тутырып курчаклар тегәргә өйрәтәчәкләр.

Бәйрәмдә “Татар базары” эшләячәк, анда кедр чикләвеге һәм сырганак (облепиха) кушылган Байкал чәкчәге, татар бәлеше, вак бәлеш, бәрәңге кыстыбые, Казанча пылау, шәрык тәм-томнары һәм сувенирлар сатачаклар. Самавырга күмер салып пешергән урман чәе дә әзерләячәкләр, дип хәбәр итә оештыручылар.

Чыганак: tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*